Скачать книгу

хакимият структураларын карагыз, министрлыкларны карагыз, аларда штат көн саен артып тора. Аларның үз газета-журналлары, үз пресс-службалары, үз типографияләре, тагын әллә нәрсәләре. Аларның һәрберсе – үзе бер аерым дәүләт. Мисалларны йөзләп китерергә мөмкин. Мәсәлән, Казан хакимиятендә узган елда гына Милләт эшләре буенча комитет эшли башлады. Шәһәр күләмендә ярый, республика күләмендә ярамый. Монда бернинди дә мантыйк күренми…

      Мин бүген булачак авырлыклар турында махсус тукталмадым. Алар бар, алар күп булачак. «Латинга күчсәк, татар халкы надан калачак» дигән фикерләр дә яңгырый. Ләкин, гафу итәсез, әгәр дә латинга күчкән өчен генә дә халык надан кала икән, ул инде киләчәге булмаган, булдыксыз халык булыр иде. Ләкин татарны аның белән генә куркытып булмас. Мин үзем болай уйлыйм. Без латин графикасына күчәргә тиеш. Шул ук вакытта дәүләт бу проблеманы үз кулына алырга тиеш, ягъни дәүләт гарантиясе булырга тиеш. Шул чагында бу телләр турындагы Законны тормышка ашыруда яңа бер этап, татар телен, татар халкын саклап калуда тагын бер шанс булачак, әгәр инде барысын да үлчәп тотынмасак, башлап та бу реформаны ярты юлда калдырсак, булдырып чыга алмасак, ул татарның иң зур фаҗигасенә әйләнәчәк.

17 март, 1999

      Безнең белән кешечә сөйләшергә кирәк!

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      1990 елның 30 августы – хәзер инде тарих. Татар халкының тарихы, Татарстан һәм Россия тарихы. Ләкин ул – бозылмаган, фальсификацияләнмәгән чын тарих. Без – шул тарихның шаһитлары. Без аны үзебез – татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, удмуртлар, марилар һәм башка халыклар – бергәләп яздык. Шуңа күрә аны бозмаска, аңа төзәтмәләр кертмәскә кирәк. Безнең тарихыбызны болай да бик еш үзгәртеп яздылар. Җитәр! Үз тарихын һәркем үзе язарга тиеш!

      Декларацияне кабул итү гаять катлаулы, гаять авыр булды. Декларацияне кабул иткәннән соң да, җиңел генә булмады. Безгә халкыбыз алдында, Россия, дөнья җәмәгатьчелеге алдында хаклы булуыбызны, сайлаган юлыбызның дөреслеген исбатларга кирәк иде. Без йөзә белмәгән килеш Идел уртасында калган кеше хәлендә калдык. Барысын да нульдән башладык дияргә мөмкин. Союз җимерелде. Россиянең үз кайгысы. Элемтәләр өзелде. Дәүләт белән үзаллы идарә итәргә, производствоны торгызырга, авыл хуҗалыгын саклап калырга, икътисадны аякка бастырырга кирәк. Рухи, милли тормышыбыздагы торгынлыкны әйтеп тә торасы юк. Менә шушы шартларда без бөтен авырлыкны да ерып чыга алдык. Мөстәкыйльлек безне дәүләтчелек нигезләренә өйрәтте, дәүләти фикер йөртергә, иҗат итәргә, эзләнергә, табарга өйрәтте, законнар язарга, шул законнар нигезендә яшәргә өйрәтте.

      Әлбәттә, авыр булды. Без фәкать акыл, сабырлык белән генә, тир түгә-түгә эшләп, тырышып-тырмашып кына үзебезнең хаклы булуыбызны дәлилли ала идек. Шулай эшләдек тә. Бәхетебезгә, барыбызга да үрнәк булды безнең Президентыбыз. Ашыкмас, каударланмас, як-якка бәргәләнмәс. Бервакытта да җавапсыз калмас. Үз фикерен берәгәйле итеп, төгәл-төпле

Скачать книгу