Скачать книгу

озатырга кирәк. Каберләренә ташлар, һәйкәлләр куярга кирәк. Аларның берсе дә бушка эшләнми. Безнең шулай ук Рәссамнар берлегебез бар. Аның 60 ел дәверендә бюджеттан бер генә тиен дә акча алганы юк. Кайберәүләр: «Рәссамнар – бай халык», – диләр. Һич тә алай түгел. Күргәзмәләр залын тотар өчен генә дә айга 40 миллион сум акча кирәк. Шуңа күрә без аларга ярдәм итәргә, елга 100 миллион сум бюджет акчасын жәлләмәскә тиешбез.

      Менә берничә ел инде республикада «Татар-информ» эшләп килә. Ул – республикадан читтә яшәүче татарлар белән турыдан-туры эшләүче, татар диаспорасына ярдәм күрсәтүче бердәнбер оешма дисәң дә була. Бюджет проектында каралган сумма аларның эшчәнлеген тәэмин итәрлек түгел. Аннары безне гаҗәпләндергән тагын бер факт: ул да булса Татарстан китап нәшриятының бюджет проектыннан бөтенләй төшеп калуы. Бу – тарихта булмаган хәл. Хәтта сугыш елларында да татар китабы чыгудан туктамаган. Бу – татар китабын үлемгә хөкем итү белән бер. Ә сүз фәкать 6 миллиард сум турында бара.

      Мине борчыган тагын бер әйбер бар. Ул – кинематографиягә караган маддә. Анда нәфис фильм өчен бер генә тиен дә акча каралмаган. Хәтерләсәгез, без, депутатлар, Кинематография дәүләт комитетын яклап, саклап калдык. Аның яңа җитәкчесен хупладык. Татар киносы булыр дип өметләндек. Әмма «Болгарның җылы җилләре» тирәсендә салкын җилләр исә башлады. Хәтта үзебезнең депутатлар арасында да аңа мөнәсәбәт төрлечә. Ә комитет кешеләре, ул кинога акча бүлмәгез, дип, дәүләт җитәкчеләренең ишек төпләрен таптыйлар. Менә бу чын татарча «кино» инде. Булачак беренче татар киносына ярдәм итәргә кирәк. Башланган эшне, яртысы эшләнгән килеш ташлап, кеше көлдермик. Һәм безнең комиссиянең фикере мондый. 1996 елгы акчаның да әле 30 проценты гына тотылган. Киноның инде 60 проценты төшерелгән. Быелгы биреп бетерелмәгән 7 миллиардны булса да киләсе ел бюджетына, һичшиксез, кертергә кирәк.

      Телләр турындагы Законны тормышка ашыру чаралары өчен бюджет проектында аерым «строка» бар. Узган елгы бюджетка моның өчен 5 миллиард сум каралган иде. Ул фәкать 15 процентка гына үтәлде. 1997 елга да былтыргы кадәр генә каралган. Мин моны ниндидер бер аңлашылмаучанлыктыр дип уйлыйм, һәрхәлдә, махсус уйланылган, республикадагы тотрыклы сәяси тормышны юри бозар өчен эшләнгән эш түгелдер. Әмма, иманым камил, әгәр дә әлеге сумма шушы килеш калса, җәмәгатьчелектә, бигрәк тә татар җәмәгатьчелегендә, зур ризасызлык тууы бик мөмкин. Соңгы вакытта татар телен дәүләт теле итү өлкәсендә күпмедер җанлану, кызыксыну бар, теләк бар, әмма бу – зур чыгымнар сорый торган эш. 5 миллиард ул – бүген «скромный» гына бер коттедж бәясе. Мәсәлән, Татарстан китап нәшриятында профессор Фуат Ганиев төзегән икетомлык русча-татарча академик сүзлекнең кулъязмасы ята. Аны чыгарыр өчен 1,5 миллиард сум кирәк. Ә андый сүзлекләр, дәреслекләр, китаплар йөзләгән булырга тиеш. Шуңа күрә дә Финанс министрлыгы быелгы бурычларын да биреп бетерергә бурычлы. Һәм мин 16 нчы маддәнең 14 нче пунктын 12 миллиард сум дип үзгәртергә кирәк дип исәплим.

      Әгәр

Скачать книгу