Скачать книгу

опера тыңларга ярата?» – дип сорасам, сез барыгыз да кул күтәрсәгез, шулай ук көлке килеп чыгар иде. Ни генә дисәң дә, опера ул – авыр сәнгать: язу өчен дә, кую өчен дә, тыңлау өчен дә. Шуңа карамастан берничә фикер әйтү урынлы булыр. Бүген инде театрда, мөгаен, аерым татар труппасы оештыру, аерым татар режиссёры булдыру – кирәкмәгән бер эштер. Чөнки түбән дәрәҗәдә язылган операны уртакул режиссёрдан куйдыртып, уртакул тавышлы җырчыдан җырлату сәнгатебезне күтәрү булмас иде. Татар операсы, татар балеты югары сәнгать дәрәҗәсендә булырга тиеш. Ә бәлки, дөнья классикасын ике вариантта – рус һәм татар телләрендә җырларга кирәктер? Нигә сынап карамаска? Дөнья классикасын русча бик яхшы җырлыйлар бит. Аннары, элек уйналган спектакльләрдән аерым өзекләрне бергә туплап, нигә ретроконцертлар эшләмәскә? Моннан күп еллар элек Нияз Даутов шундый «Музыкаль мозаика» эшләгән иде. Ә нигә күрше тугандаш халыкларның сәнгатенә мөрәҗәгать итмибез? Мин, мәсәлән, башкорт композиторы Заһир Исмәгыйлев язган «Салават» операсының татар сәхнәсендә бүгенге көнгә кадәр уйналмавын һич тә аңлый алмыйм. Әле күптән түгел Заһир аганың «Акмулла» дигән яңа операсының премьерасы булды. Театрдан берәрсе барып карады микән аны? Бәлки, гениаль әсәрдер. Акмулла – безнең дә шагыйрь бит.

      Дөресен әйтергә кирәк, торгынлык заманында партиянең күрсәтмәләре була торган иде, репертуар сәясәте бар иде. Сезон саен ничә татар спектакле куелырга тиешлеген һәркем белеп тора иде. Хәзер исә базар заманы. Шул базарга сылтап, без опера, балет сәнгатен генә түгел, гомумән, сәнгатебез, әдәбиятыбыз, мәдәниятебезне кимсетү, бетерү юлына басып барабыз. Милли сәнгать яклауга, ярдәмгә мохтаҗ. Милли операны сәхнәгә менгерү, аны халыкка җиткерү өчен, әлбәттә, икеләтә, өчләтә күбрәк чыгым кирәктер. Әмма сәнгатебез хакына без ул акчаны табарга тиешбез. Милли җырчыларыбыз һәм композиторларыбызны тәрбияләү өчен дә, икеләтә күбрәк чыгым кирәктер. Без ул акчаны табарга бурычлы. Татар китабы белән дә шул ук хәл. Әйтик, Мәскәүдә китап белән сәүдә итү, аракыдан кала, иң табышлы әйбер икән. Тик татар китабы белән баеп булмый. Ул чыгымнардан гына тора.

      Безнең бу сөйләшүебез коры сөйләшү булып кына калмасын иде. Шуңа күрә үзебезнең карар проектына театрның милли репертуарын яңа әсәрләр белән баету турындагы мәсьәләне аерып күрсәттек. Без театрның Татар дәүләт академия опера һәм балет театры икәнлеген һәм аның каһарман шагыйребез Муса Җәлил исемен йөртүен онытмасак иде.

1996

      Сохранить для будущих поколений!

(Выступление на сессии Государственного Совета)

      Республика Татарстан обладает уникальным историческим и культурным наследием, отражающим историю развития и формирования многих народов Поволжья с древнейших времён. На равнинных просторах республики находятся разнообразные археологические и природно-исторические памятники, исторические города и сёла, мечети и медресе, усадьбы и монастыри, башни и надмогильные камни, обладающие большой силой воздействия и хорошо известные

Скачать книгу