Скачать книгу

туктатылса да, Г. Исхакый артыннан полициянең, шымчыларның күзәтүе тукталмый. 1907 елның 3 апрелендә Казан жандармнар идарәсенә Чистай өязе исправнигы Илевскийдан мондый хат китә: «Яуширмә авылының элекке мулласы Гаяз Исхаков минем карамактагы өяздән Казан шәһәренә китте һәм Казанда чыга торган ниндидер татар гәзитәсендә эшли икән» (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 538 эш. – 27 к.).

      Дүртенче тапкыр Г. Исхакыйны 1907 елның 4 июнендә кулга алалар. Гаепләү кәгазендә мондый сүзләр бар: «Хөкүмәткә каршы агитация алып бара, рөхсәт алмыйча гына татар телендә чыга торган «Тавыш» гәзитәсенең фактик редакторы булып тора, шул гәзитә төпләмәләре белән бергә авылларга хөкүмәткә каршы язылган прокламацияләр җибәрә, авылларга чыгып, шундый ук кәгазьләрне халыкка үзе дә таратып йөри». Шулай итеп, 1907 елның 12 июнендә, беренче «эш» ябылып бер ай узгач, әдип өстеннән икенче «эш» ачыла (Шунда ук. – 17, 25 к.).

      Бу юлы ашыгыч рәвештә Г. Исхакый турында һәртөрле һәм күпләп мәгълүмат җыела башлый. Бөтен эшне Казан жандармнар идарәсе башлыгы полковник Калинин үз карамагында тота. Тентү вакытында чыккан һәр адрес буенча тикшерү эшләре алып барыла. Калининның үз имзасы белән Казан, Уфа, Оренбург, Әстерхан, Пермь, Самара өлкәләре полицияләренә хатларда исемнәре аталган кешеләрне сәяси ышанычлылык ягыннан тикшерүләрен, шулай ук Самара губернасы Бөгелмә өязенең Югары Карамалы волосте идарәсенә Г. Исхаковның гаиләсе, нәсел-нәсәбе турында җентеклерәк мәгълүматлар туплап җибәрүләрен үтенеп хатлар яза (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 538 эш. – 39 к.). Шулай итеп, полковник Калинин Г. Исхакыйны ерак сәфәргә – сөргенгә җибәрергә әзерли.

      Досье шактый калынайгач, 1907 елның 7 августында полковник Калинин имзасы белән Казан губернаторына мондый эчтәлектәге үтенеч китә: «Шушы белешмә белән бергә Самара губернасы Бөгелмә өязе Югары Карамалы волосте Лашман авылы крәстияне, егерме тугыз яшьлек Мөхәммәдгаяз Исхаковның сәяси ышанычлылыгын тикшерү язмаларын да юллап, Сез Галиҗәнапка шуны белдерергә җөрьәт итәм: әле телгә алынган язмалардан күренгәнчә, югарыда телгә алынган Мөхәммәдгаяз Исхаков Рәсәй социал-демократ эшчеләр партиясендә дә, социалистик-революционерлар партиясендә дә тормый булып чыга. Карашлары буенча анархист булып, ул Казандагы татар революцион оешмасы составына керә һәм татар мәдрәсәләрендә, татар мәктәпләрендә укучы шәкертләр арасында хөкүмәткә каршы пропаганда алып бару белән генә чикләнмичә, бәлки әле Казан, Перьм, Уфа, Самара, Оренбург губерналарының кайсыбер өлкәләрендә яшәүче татар һәм рус крәстияннәрен дә революцион юнәлештә әгитләгән. Мөхәммәдгаяз, гомумән, русның кан дошманы, төрле җинаять кылырга әзер торучы, тәвәккәл, зәһәр холыклыдыр, җирле халыкны анархиягә өндәгән, андый хәвеф таратуы гына җитмәгән, янә килеп ышанычлы татарларга да йогынты ясаган.

      Мөхәммәдгаяз Исхаковның җинаятьчел эшчәнлеге җәмгыять тәртибен саклауга, җирле халыкның иминлегенә сәяси хәвеф китергәнен исәпкә алган тәкъдирдә, шул Исхаковны Казан губернасыннан Рәсәйнең бүтән төбәгенә олактыруны, шунда дүрт ел буена полициянең

Скачать книгу