Скачать книгу

без болгарлар тарихында мөстәкыйльлекне югалтудан ким түгел иде. Һәм, чыннан да, моның бетүе бик зур тәэсир кылган иде. Халык тагын йоклый башлаганнар иде. Вә уянуларыннан файда һич булмады. Гәзитәнең иткән хезмәте, мөхәррирнең бөтен галәмне мактап бетерә алмаслык гайрәте бетте дә китте. Казан гәзитәләре, матәм тоттылар. Һәммә йирләрдә яшьләремездә матәм булды. Ләкин көн үтте, ай үтте, ел үтте, тагын тормыш үз хәленчә бара башлады. «Тәрҗеман» хакында вә аның мөхәррире Исмәгыйль бәк хакында китаплар, рәсемнәр, тәрҗемәи хәлләр болгарлар арасында кулдан кулга гына йөрсә дә, бара-тора ул да сүнә башлады. Шуннан күп үтмәде, ун-унбиш елдан, Казандагы «Кабан» гәзите, аның артыннан Әстерхандагы «Хәзәр» гәзите мөхәррирләре бетүе берлән һәм дә алучылары азлыгы берлән ябылганнар иде. Бу мәсьәлә тагын бик тавышлы булды. Яшьләр акча җыярга тотындылар. Җыйдылар. Яңгыздан «Кабан»ны нәшер итә башладылар, тагын озак үтмәде – ардылар. Акчалары бетте. Гәзитә ябылды; берәм-берәм журнал, рисаләи дукуталар бетә башлады; иң соңга «Игенче» гәзитәсе калган иде. Ул да дәвам итә алмады. Егерменче гасырның ахырында бер гәзитә дә калмады дияргә ярый иде. «Болгар» исемендә руслар тарафыннан нәшер ителә торган тарихи журнал берлән «Сату» исемендәге гәзитәгә башка берсе дә калмаган иде. Бу гәзитә дә ахырга таба игъланнар берлән генә киченә башлаган иде. Егерме беренче гасыр керде. Руслар, Аурупа халыклары бик зур бәйрәм иттеләр. Гәзитәләр, журналларда, махсус китапларда егерменче гасырның хисабы чыкты.

      Башка халыкларда һәр йирдә алга бару күренә иде, һәммә халык шуның өчен бәйрәм ясыйлар иде. Әмма без нишли идек? Ни өчен бәйрәм ясый идек? Белмим, әллә башымыз тыныч калды инде, йоклаган як берлән тик йоклаек диптер. Ни булса да безнең эшләремез һаман артка бара иде. Бу гасырның башында бездә бер дә яңа эш булмады. Халык һаман тарала бара иде. Сала халыклары заводлар, фабрикаларга күчә баралар, шәһәр халкы да вак-төяк талчук кәсебе берлән кара эшкә генә кала баралар иде.

      Менә тагы бер бәхетсезлек. Казанда бер мөселман хәрчәүнәсеннән бер авыру чыкты. Бу, шундагы бер шәкерт берлән ияреп, мәдрәсәгә күчте һәм дә нумирдагы кешеләр аркылы авылларга һәм шунда заводларда эшли торган кешеләр артыннан завод-фабрика мөселманнарына таралды.

      Бу әллә нинди бер чир иде. Йогышлы иде, бик тиз үтерә иде. Тагы гаҗәп шулсы, бу мөселманнар арасыннан чыккан иде һәм шулар арасында гына падишаһлык сөрә иде. Бер Казанда гына һәр көнне йөзәр мөселман үлә иде. Болай гына калмады, Оренбург, Әстерхан, Уфа мөселманнары арасына да күчте. Һәммә йирдә дә шул булды, һәммә йирдән хәбәр, төрле-төрле куркынычлы сүзләр китерделәр.

      Хөкүмәт буны бетерергә бик тырыша башлады. Әллә никадәр докторлар чыгарылды. Больницалар ачылды. Ләкин авыруга һаман чара юк иде. Чөнки авыруның ни икәнлеге һаман ачыкланмаган иде. Аңарга каршы чарасы да табылганы юк иде. Әллә никадәр йирдә, әллә никадәр медицина җәмгыятьләре булсалар да, әллә никадәр профессорлар шул мәсьәлә берлән мәшгуль булсалар да, һ

Скачать книгу