Скачать книгу

кебек һәлак булачагында шөбһә юк иде. Ел үткән саен, фәнни китаплар арта барса да, укучылары азая иде. Һәм дә әүвәлдәге кебек фән фидаилары бер дә күренми иде. Шуның өчен бу да озакламаенча бетәчәк иде. Ислам фәннәре хакында сөйләргә дә юк. Чөнки бездә аның алга киткәне дә юк иде, артта калганы да юк иде. Нинди зур мөдәррисләремез, нинди шөһрәт тапкан галимнәремез булса да, һәммәсе исламның ни икәнен, исламның рухын аңламаганнар вә диннең фәлсәфәсеннән хәбәр ала алмаганнар иде. Безнең галимнәремезнең гыйлеме һәрвакыт бер хөкемне төрлечә фикерләп, бер юнәлештә аңлау булмаенча, диннең гадәтләрен белү белән генә чикләнә иде. Шуның өчен бездә пакьләнү мәсьәләсен, күрем, бала тудыру мәсьәләсен белгән кешеләр, пәйгамбәремез галәйһиссәламнең кая туганлыгын белмәсәләр дә, һич шәргый бер мәсьәләнең фәлсәфәсен белмәсәләр дә, «голяма» дип атала иде. Шуның өчен болар нинди генә файдалы яңа мәсьәлә чыкса да, үзләренең «Китабел истинҗа»ларына («Пакьләнү турындагы китап») карарга тотыналар иде, анда булмагач, хәрамлыгы берлән хөкем кылалар иде.

      Мәдрәсәләргә карасак, аларда да өмет юк иде. Иске мәдрәсәләр замана үтә-үтә искереп, хәрабә хәленә килгәннәр иде. Төзүчеләре әллә кайчан үлеп беткәнгә, мәдрәсәнең кирәгенә вакыфлар калдырмаганга, мәдрәсәләр, элгәре торырлык булса да, бара-тора, әүвәле тәрәзәләре гамәлдән чыгып, аннан соң ашханәләре яраксызланып, гомер үтә-үтә түшәмнәре, диварлары да бозылып, торырлыктан чыккан иде. Шуның өчен теләр-теләмәс кайбер мәдрәсәләр ябылган, кайсылары ябылмаса да, мәдрәсәләрнең бер башында гына тора башлаганнар иде. Аңарга башка да, ул мәдрәсәләрнең дәресләренә үзгәртүләр кылынмаганга күрә, укыту ысуллары бик начар булганга һәм аннан белем алган кешеләр бернәрсәгә дә ярамаганга, ул мәдрәсәләргә керүчеләр көннән-көн азаюда иде. Кайбер мәдрәсәләрдә егерменче гасыр башларында реформа-фәлән дигән сүз[не] ишеткәләгән булсалар да, бу сүзләрне әйтүчеләр үзләре дә реформа ни дигән сүз, мәдрәсә ни дигән сүз икәнне белмәгән кешеләр булганга, фәкать фонограф төсле, кешедән ишеткәнне генә сөйләгәнгә яисә шулай сөйләү модада булганга, «Менә, әйе, реформа кирәк, ахрысы, без ысуле җәдиткә каршы килмибез, голямаларны гына сүкмәскә кирәк», – дип сөйләнсәләр дә, берни дә чыкмаенча калган иде. Яңа байлар, җәмгыятьләр бу мәдрәсәләрне төзәтергә, ислях кылырга акча да таба алмыйлар һәм черегән фикерле голямаларга да сүз дә аңгарта алмыйлар иде. Алар һаман шул урта гасырлар гадәтенчә китап күтәреп, «дәрескә кердем» дип йөрүне бик зурга саныйлар иде. Яңа кешеләр кыямәттән бигрәк гыйлем кирәклеген дә сөйләп, бер-берсен аңлаша алмаганга, икесе дә берсенә берсе кул селтәгәннәр иде, шуның өчен голямалар аларны кяфер дип, тегеләр голямаларны дин кортлары, дин бетерүчеләр дип йөриләр иде.

      Мәктәпләр әүвәлрәк, ысуле җәдит яңа чыкканда, шактый гына ачылган булса да, алар да нигезсез булганга, бинаны салучы үлү берлән яисә мөгаллиме китү берлән, яисә хәзрәтнең сарыкларының бәрәннәре бу ел күбәю сәбәпле, абызтай бәрәннәрне шунда яптыра башлавы

Скачать книгу