Скачать книгу

килеп керү белән бүреген салды да менә шундагы җиде хатын-кыз һәм Сафиулла арасында бәләкәй, ят, оялчан, куркынган, рәнҗегән бер малай булып калды.

      Ботын чабып, иң әүвәл Өлкән Газизә телгә килде:

      – И-и!.. – дип сузды да күзенә яшь килеп, аны яулык очы белән сөртеп-сөртеп алды.

      Беркавым ирексез тынлыктан соң кыскача гына, мәгәр тиз-тиз – аннан башлап, моннан очлап дигәндәй – бүлмәдә сүз өстенә сүз, хәл-әхвәл белешү авазлары яңгыраттылар:

      – Узыгыз, уз!..

      – Нихәлләрегез бар соң?

      – Аллага шөкер!

      – Мактап йөрисез икән. Нәкъ аш-су өстенә туры килдегез…

      – Хәзер, хәзер.

      Сафиулла белән Газизә чишенеп, аларга ара-тирә булышкалап тордылар.

      Өлкән Газизә, башкалар ишетмәслек итеп, Гайниҗамалга:

      – Нәрсә уклау йоткандай торасың инде? Күрмисең мәллә – ишәйдек. Кунак самавырын да куеп җибәр, затлырак чәй әйберләрен чыгар. Яңа аш-су ягын да кара! – дияргә онытмады. – Башта Гыймадига төшеп әйтеп мен: баздан бер чирек кымыз кертеп чыксын.

      Гайниҗамал түбән өйгә төшеп китте дә бераздан, күтәрелеп, аш-су әзерләү бүлмәсенә узды.

      – Ничекләр кайтып җиттегез соң? – дип сорады Өлкән Газизә.

      – Бер самавыр екмаенча торып, сөйләп бетермәле түгелдер. Дүрт көн Казан каласында кундык, бер көн – Чистайда, бер көн – Ырымбурда. Тагын әллә ниткән пучты стансыларында, авылларда… Җәмгысы унсигез көн тоташлай юлда, – диде Өлкән Фатыйма.

      – Сату-алулар уң булдымы соң?

      – Бик уң, бик уң! Анысын тагын бер самавыр екмаенча торып…

      – Синеке шул самавыр төбеннән узмас инде, – диде аңа Сафиулла. – Менә кем ләбаса ул «самавыр», менә кем! – дип, ул арттан Габдулланың иңенә кулын куйды да алгарак этәрде.

      – И-и!.. – дип сузды тагын Өлкән Газизә. – Каяле, энем-җанашым! Өс-башыңны сал әле. Нишләп торасың болай моңайган шикелле? Зөһрә, Фатыйма! – дип эндәште ул кызларына. – Куегыз нәстәләрегезне. Ниме дип карап торасыз? Өс-башын салдырыгыз, урнаштырыгыз, аягына яңа оекбаш, ката кидерегез…

      – Үз кулым да бар ла! – диде Габдулла. – Нигә мине һаман, һаман…

      – Нитмәле, Габдуллаҗан… – дип, әйтер сүзен әйтеп бетермәстән, Сафиулла малайның шарфын, биленә салынган чуклы эзәрне, аннары бишмәт төймәләрен чиште. – Куеп тор инде шул әрҗәңне, җә!

      Малай әрҗәсен аягы янәшәсенә куйды да әкрен генә, ләкин эчтән янганын сиздереп:

      – Мин кайда да ирекле түгел инде, – диде.

      Ничектер шундук бердәм төстә, зиратта хәер биргәндәй ымсынышып һәм шуның белән саваплы булырга теләгәндәй, аны чиратлашып чишендереп тә куйдылар.

      Өлкән Газизә малайны баштанаяк күздән кичереп чыкты. Кызганып та куйды кебек, ошатмаган да сыман булды. Тик моны һичкемгә сиздермәде. Алай да, аның киемнәрен әйләндергәләп карагач, коштабак тотып чыккан Гайниҗамалга:

      – Аскы өйгә төшереп куй. Аруларсың, – диде. – Гыймадига җиткер: мунчаны карасын, су җылытырга куйсын. Табыннан кузгалганнан соң, мунчалалап коендырып чыгарырсыз. – Аннары ул, малайның

Скачать книгу