ТОП просматриваемых книг сайта:
Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Читать онлайн.Название Дәрья башы / Исток вселенского
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-02408-2
Автор произведения Ахат Гаффар
Издательство Татарское книжное издательство
Шулай ук югарыга карап алгач, әле һаман Ибрай тарафына борылмыйча, Гаҗилә биленә таянды да мунча буйлата җайлаштырылган нык имән тактага аягын җәеп утырды. Халатының итәге ян-якка аерылган, күз егәрен өстерәп китерердәй ап-ак таза ботлары төбенәчә ап-ачык балкып тора. Ибрай моңа сокланмыйча булдыра алмады. Ә адашы, үзенең Шүрәлеләр гавамында мәңгегә – инде мәңгелектән мәңгегә аерылып калган кәләше Шүрәле Шәмәхә төк кызы Ахак Мөгезне исенә төшереп, күз алдына китереп, каршысындагы Гаҗилә атлы бу авыл хатынының төксез ботларын ямьсез, бик ямьсез итеп күргәнен тойды.
«Шушы кем… сыңар төге дә булмаган хатын белән торырмын микәнни?» дигән уй аны өтеп алды, өркетеп, хәтта куркытып ук җибәрде. Шулай да, Гаҗилә үз алдында Ибрае гына түгел, ә ят кеше дә барлыгын җәһәт абайлап, тычканга ташланган мәче тизлеге белән халат итәген тартып куйган мизгелдә, ул тирәндә ниндидер төк ише бер нәрсәне искәреп өлгерде дә күпмедер дәрәҗәдә тынычлана төште. Тик алай да Шәмәхә төк түгел иде инде, түгел иде. Җитмәсә, кая инде ул анда ахак мөгез, маңгаенда сыер мөгеземе, кәҗә бәтие мөгеземе ише нәрсәсе дә юк. Юк булгач юк инде, ни хәл итәсең? Бергә тормый кая барырсың? «Иң Югары Җәзаның бер хикмәте шулдыр инде, күрәсең», – дип уйлады ул.
– Бу кемең тагын? – дип сорады Гаҗилә.
– Ибрай, – диде Ибрай.
– Бер Ибрай гына җитмәгәние, Ходаем! – дигәч, Гаҗилә аптырап китте, гаҗиз калды. Аннары инде, чапалана-чапалана куганга үчекләнеп котырынган, ярсыган шөпшә чаккандагыча: – Бәтә-әчч! – дип кычкырып җибәрде. – Әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә, җәме!.. Каян таптың моны? – дип сорады.
– Чишмә төбендә утырадырые шунда.
– Өстендә нигә синең күлмәк-ыштаның соң ул?
Ибрай җавап бирмәде.
Гаҗиләне кинәт курку хисе биләп алды. Ул ишегалдындагы ике ир-атның кайсысы үзенең ире икәнлеген танымаганын аңлап алды.
– Соң… – диде ул, тотлыга-тотлыга, аларга таба атларгамы, атламаскамы белмичә. – Сезнең кайсыгыз… минем… Ибраем була соң хәзер?
Тын иде. Чылбырдагы эт кенә ара-тирә шыңшып-шыңшып алгалавыннан туктый алмады.
– Әнә ул, – диде Ибрай, әлегәчә дәшми-нитми торган адашына ияге белән кагып.
Кинәт аңкавы аңкауга ябышырдай төстә тамагы кипшеп киткән, йөзе агарынган хатын качмакчы, сөрән салып, халыкны җыймакчы иде дә, аягы атламас хәлгә җиткән икән.
– Әстәгъфирулла! Ләхәүлә вә лә куәтә… – дияргә генә булдыра алды. Аннары, ис-акылына килеп: – Бу нишләвегез, ә? – дип һөҗүмгә күчте. – Халык җыям бит хәзер, имансызлар! Җыям да фаш итәм.
– Кем фаш булыр әле анда, Гаҗилә, – диде Ибрай, алга таба әйтәсе сүзеннән көлә башлап. – Берүзең ике Ибрай белән яшисең дип, үзеңнең үк страмга калуың бар. Монда инде Асылмәрдән Хаҗи абзыйга «Талак, талак, талак!» дигәнне раслатырга баруыбыз ихтимал. Әллә икебездән дә колак кагасың киләме?
Бу кадәресен Гаҗилә уйламаган да, көтмәгән дә иде. Чыннан да, моңа тиклем игезәк Ибрайлар хакында белмәгән, күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән халык ни димәс тә нинди гаеп такмас, нинди гайбәт таратмас та нинди бәет чыгармас? Алла сакласын!
Авыл