Скачать книгу

карават шыгырдады. Тагын әйләнеп ятты инде. Бусы иртән торып, эшкә чапканчы. «Кара ничек кылана, ә? – дип уйлады ул. – Корымлы табаны үчекләүче көйгән табагачмыни!»

      Ибрай басты, Айга карап торды.

      Ул бүген кереп ятасы келәт ятагы суык калды. Тезмәдәге печәндә дә тычканнар гына кыштырдашты. Ибрай тегеңә дә кермәде, монда да менмәде.

      Ә ул әнә кайда ята: бәрәңге бакчасы башындагы печән чүмәләсен казып оя ясаган да үз җылысына үзе посып елышкан.

      Үләннәргә чык төште. Аларның күз яшедәй авыраеп тулышканнары яфрак, кыяк очларыннан җиргә тамды. Шул вакытны Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезне Олуг Кытык иленең Әшнә урманы уртасындагы ике мең ярым яшьлек имән куышына бикләп куйдылар. Яшел Мөгез үзен аҗаган алган буш, караңгы чикләвек эчендә калгандай хис итте. Әйтерсең лә аның җаныннан шүрәлелек рухын суырып алганнар да, көрән борынлы сукыр ак корт итеп, буш чикләвек зинданына бикләп куйганнар. Ә чикләвегенең ни төше, ни җылысы, ни киләчәктә туфракка өзелеп төшеп, шау язда борынлап чыгардай киләчәк мәгънәсе юк иде.

      Биш йөз ел әүвәлтен ошбу имәннең ябалдашы ботагыннан кереп, төп тамырыннан җир үзәгенә үткән яшен уты әллә кайчан ук сүнеп, яктылык тузанына әйләнгәндер инде. Менә шул яшеннең имән аша күктән җиргә иңгән изге мәлендә ул – Яшел Мөгез – дөньяга яратылган да инде. Хәзер аны – әлеге яшеннең нарасый бер чаткысын – имән куышына ябып куйдылар. Куышлы имәнне яшен бүтән бер дә сукмый, буш чикләвекне бүтән аҗаган алмый. Шуңа күрә ул моннан горур, тәкәббер, фәкать үз сүзенә, сүзенең мәгънәсенә, мәгънәсенең асылына гына баш игән, буйсындырылган Яшел Мөгез кыяфәтендә чыга алмый инде. Әшнә урманындагы меңьяшәр имән әле әкәлә генә булганына чиксез дәверләр элек үк шулай билгеләнгән. Хәзер ул җирдә яшәгән, вафат булган йә үтерелгән – шәһит киткән миллиардларча Адәми затларның яшисе, аннары вакыты җиткәч үләсе йә үтереләсе, шуннан соң һәлак буласы бер мәхлугы гына инде.

      Ул сыкрап, ыңгырашып җибәрде. Баланың ана карыныннан билгесез дөньяга килеп чыккан мәлендәгечә, тәне җыерылып, куырылып килде. Тик ул еламады. Ул бу мизгелдә үзенең озын-озаккамы, әллә бертын алырга гына җитәрлекме яңа – очыннан ук үлем башлана торган яшәү дөньясына туып килгәнлеген тойды, аңлады, шуның белән килеште инде. Ул үз-үзен: «Алда соңгы сәгать сугуын сизенеп курыкма, – дип тынычландырды. – Сине дөньяга яңа кыяфәттә барлыкка килү, шуның белән бар нәрсәнең яңа тәртибе генә көтә. Күкләр, Асыл Рух сиңа, моны яхшы, түземле, илһамланып кичерер өчен, көч-мәдәтен кызганмастыр. Әйе, бу соңгы сәгатьне көтеп, шуның белән өртеләсеңне белсәң дә курыкма. Ул – бары тик тәнеңнең генә соңгы сәгате, ә җаның барыбер мәңгелектән мәңгелеккә кала. Табигать синең зиһенеңне бер халәттән бүтәненә күчкәндә генә барлый, тенти, сиңа кирәген генә биреп чыгара, аннары шул кирәге белән яңадан үзенә ала. Син үзеңнең өске киемеңнән – җирән төгең белән яшел мөгезеңнән генә мәхрүм каласың. Әллә никадәрле йөк түгел. Берзаманны, анаң карыныннан чыкканда, төксез дә, мөгезсез дә идең ич инде. Ә бүтән дөньяга – үлем дөньясына кергәндә, аларсыз калудан нигә өркәсең? Менә сыкрыйсың, ыңгырашасың.

Скачать книгу