Скачать книгу

тоелган офыксыз карлы даладагы әлеге кылганнар уентыгы, әледән-әле учма-учма кар тузанының йөзенә сирпелеп, күзеннән яшь китергәне шундый хис кичерткәндер. Чыннан да, чана башында печәнгә һәм толыпка төренеп утырган бу малай үзе дә җилгә һәм кар себерүенә һәркайсы үзенә аерым каршы торучы әлеге кылганнарны хәтерләтә иде.

      Казанчы Сафиулла белән олаучы Кузьмич салмак кына агылган олауның уртасында барган чанада стаканнан бер-бер артлы «ачы су» эчеп куйдылар, Сафиулла урыс олаучысы сузган дуңгыз маен капмады.

      – Ат ите харуша, – диде ул, куенына тыгылып. – Казылык!

      – Бля-ям! – дип сузды Кузьмич. – Отведал. В русско-турецкую войну. Впрямь яхши. С кониной холод нипочём.

      Шулай гәпләшеп, аларның һәркайсы үз ризыгын чәйнәде.

      – А малайка яхши, – диде Кузьмич, Габдуллага ымлап. – Дай Бог ему здоровья.

      – Рәхмәт, Сабилий Кузьмич.

      Сафиулла артсыз чанадан ашыкмый гына төште дә, атын уздырып җибәргәч, тәртәләреннән артка тагылган затлы чанадагы төенчекләрне ураган бауны тарткалап карады һәм үз чанасына менеп утырды.

      – Бүре куркытмадымы соң? – дип сорады ул, малайдан дилбегәне алып.

      – Әй лә! – диде Габдулла. – Бүре күргәнем бар инде минем.

      – Кайда?

      – Әтнәдә.

      – Нишләп йөридерие соң ул анда? Бүрене әйтәм.

      – Базарда ие ул.

      Сафиулла көр тавыш белән көлеп җибәрде:

      – Берәр сарык сатып алырга килгән мәллә?

      – Аның үзен сатарга апкилгәннәрие. Бер урыс.

      – Нигә алмадыгыз соң? Сиңа бүрек тектергән булыр идегез.

      – Сәгъдетдин әти миңа анда бүрек алып биргән иде инде. Аннары – бишмәт. Киез ката да.

      Сафиулла, үз-үзенә сөйләнеп:

      – Сәгъдетдин әти, Сәгъдетдин әти, – дип кабатлады. – Мөхәммәтгариф әти, Мөхәммәтвәли әти… Күрсә дә күрер икән ятим башы. Инде менә Галиәсгар… Нишләр анда? Бусы җизнәсе генә…

      Тын гына барган Фатыйма толыбын ачты да:

      – Җәле, карт! Баланың башын катырма әле! – дип үрелде дә малайны үз алдына тартты.

      – Карап барасым килә, – диде малай, аңа карышып.

      – Туңарсың, – диде Фатыйма кырыс кына. – Җизнәң Галиәсгар туңдырмаска кушты.

      – Монда шулай бүреләр күпмени? – дип сорады малай. – Казаннан чыкканнан бирле… дүрт тапкыр юлга төштеләр ич инде.

      – Әй Габдуллаҗан! Дөньяда бүре бетә димени? Аның ике аяклылары күбрәк. Шуларыннан саклан син, шуларыннан…

      Малайны Фатыйма үз алдына төреп утыртты. Ул арыган, талчыккан иде, ахрысы. Җай гына барган шәпкә, кыңгырау чыңлавына, кешеләрнең тонык кына булып ишетелгән сөйләшүләренә, кар шыгырдавы авазына изрәп йоклап китте.

      Каршы килгән атлылар күренмәс булды: олау юл тоткан урынга – Җаекка якынлашты.

      Олау башында барган хәрбиләрнең пар аты тояклары астыннан кар чәчә-чәчә юыртып ук китте. Сафиулланың туры аты бер мәлгә колагын шәңкәйтеп алды да, адымнарын кызулаткан башка атлардан калышмаска теләгәндәй, елгыррак атлап китте.

      Алда шәһәр чалымнары күренде. Әле шактый ерак булса да, чиркәү һәм мәчет манаралары төсмерләнә

Скачать книгу