Скачать книгу

аңа шагыйрь Әбделгаләүне дәштерергә кушты. Моңа кадәр дә сарайга китерергә рөхсәт бирелгән булса да, шагыйрь, гадәттә, шәкертләр вә хатын-кызлар ягында югалыр иде. Чөнки хан элек аның белән артык кызыксынмады. Бүген исә уянуына әллә нигә шул шагыйрьне күрәсе, аның язганнарын тыңлыйсы килеп китте. Көдрә чәчле, көдрә җирән сакаллы, чандыр гәүдәле, кылыч борынлы шагыйрь Әбделгаләү йокы бүлмәсенә килеп кергәч тә, Сәлим хан яткан урыныннан торып утырды, шагыйрьдән сәлам алгач, берара дәшми-тынмый гына ил чәчәненә карап торды. Шагыйрьнең йөз-чыраенда һични күрмәде Сәлим хан, ә менә яшел күзләрендә ниндидер яну, кызыксынуы бар иде. Ханны беренче тапкыр күрүеме, дәшеп алуга аптыравымы? Сәлим хан сүлпән генә кул изәде, якындагы түмәргә утырырга урын күрсәтте.

      Әбделгаләү ике-өч адым читтәрәк басып торган кәтиб Хафизга күз ташлап алды һәм хан күрсәткән түмәргә утырды, дога кылды, янә сәламен кабатлады.

      Сәлим хан урынына ятты һәм сабыр гына:

      – Шигырьләрең укыр идең, Әбделгаләү, – диде.

      – Ни турында укыйм, хан, мәхәббәт турындамы, табигатькә багышланганнарынмы, дөньяви хәлләргә караганнарынмы?

      – Мәхәббәтен күрдем, беләм, үтүчән вә сагышлы икән, биргән бәхетне суга салган балдай эретә дә юкка чыгара икән. Табигатен гиздем, күреп вә сокланып туя алмадым: язын көтеп алдым, усал кышын теләп уздырдым, кояшлы яз килгәнне күргәч, илаһи бәхетем шулдыр дип куандым. Хәят күгемне, тургай сайравын яңадан ишетә алуыма шикләнәм, алдагысын бер Алла белә, хыялым ирексез яши, җәннәткә дәшә торган догаларымны укыйм, караңгы каберем күз алдыма килеп баса. Әмма, шагыйрь, дөньяви хәлләрдән шушы хәлемдә дә аерыла алмый изаланам. Шөкер итәм, рухым яшь, йөрәгем тибә, димәк, шигырь тыңлар гына хәлем бар әле. Гомерне Аллаһы Тәгалә адәм баласына ниһаясез бирмәгән, барыбыз да беләбез, әмма әллә нигә караңгы гүргә керәсе генә килми. Хәятымның киләчәге сүнгән, кара гүр мине көтә һәм мин анда барырга мәҗбүрмен. Нинди шигырең укыр идең шундый адәм баласына, шагыйрь?

      – Олуг хан, минем кулыма оныгыгыз Кол Гали язган шигырьләр килеп керде. Укыдым да мин аларны, таң калдым. Олуг шагыйрь икән сезнең оныгыгыз. Тик аны…

      Сәлим хан кулын күтәрде, Әбделгаләүгә туктарга кушты.

      – Шагыйрь, ары таба сөйләмәсәң дә була. Оныгымның Үргәнечтә икәнен бер синең авызыңнан гына ишетүем түгел. Ил— гайбәттән, җир айдан кача алмас, диләр. Иншалла, шигырь язса-язмаса да, туган туфрагына кайтыр ул. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зурдыр, йа Раббым, кичерә күр колыңны. Күрәсең булса, күркә булырсың, ди. Күрәсе булгандыр…

      Сәлим хан кинәт эчен тотып, куырылып китте, йөзенә тимгел-тимгел кызыл таплар кунды. Әбделгаләү, бу хәлне күреп, торып китәргә ниятләгән иде, Сәлим хан, кулын күтәреп, аңа сабыр итәргә кушты.

      – Үтә ул, үтә, шагыйрь. Әллә ни шунда, дулкын-дулкын булып килә дә, бөтерә дә ала.

      Чынлап та, ул арада ханның йөзе алсуланып китте, тимгелләре югалды, чыраена табигый төс керде.

      – Укы, укы, Әбделгаләү, – диде моңа кадәр дәшми торган кәтиб Хафиз.

      – Мин басып укырмын, ханиям.

      – Ихтыярың, ихтыярың…

      Илаһи,

Скачать книгу