Скачать книгу

диде Дәүран, ханбикә алдына төште. – Анам, әйтмәгез алай, кимсетмәгез кызыгызны. Назлыгөл минем никахлы хатыным.

      Дәүран авырлык белән башын күтәрде, беренче тапкыр дияргә була, Зөбәрҗәт ханбикәнең күзләренә карады.

      – Утыр, утыр, кияү-балакай. Сине дә, Назлыгөлне дә рәнҗетәсем килми иде, иллә сез икегез минем йөрәгемә бик күп тоз салдыгыз, бик нык әрнештем йөрәк парәм югалгач.

      Шулчак бүлмәгә Сәлим хан килеп керде:

      – Ә-ә, сез монда икән. Йә, әйттеме Назлыгөлнең кайда икәнен?

      Ханбикә урыныннан кузгалмады, тыныч вә тыйнак кына:

      – Атасы, ошбу бала безнең кияүдер.

      – Йә-йә, ханбикә, әйт әйтер сүзеңне.

      – Минем шуны беләсем килә, ханиям: Ягъкуб тарханнан ошбу бала үзе качтымы, әллә булмаса, качырдылармы? Карт төлке Ягъкуб тархан аны качты дип бара. Мин аңа ышанып җитмим, ханиям.

      – Йә, ни диярсең, оста? – Сәлим хан күпереп торган күн мендәргә кырын төште, көмеш җеп аралаштырып тукылган чапанын тезенә яба-яба, янына килгән песинең сыртыннан сыйпады. Песи, иясе янында сырпалана-сырпалана, мырылдарга тотынды.

      – Мин аннан качтым, аксакалның гаебе юктыр, хан, – диде оста.

      – Ә ни дип анда килдең? Назлыгөл бит анда юк, аны янә кемдер урлап алып киткән. Иң аянычы шул: үзем дә анда идем, оста, үзем дә! Димәк, син Назлыгөлнең кайдалыгын белми килгәнсең?.. Шунда сине азатларым тотып алдылар. Мин сине зинданда тотарга куштым, ә кемдер иреккә чыгарып җибәргән. Яу вакытында синең белән шөгыльләнергә вакытым булмады, хәзер инде белергә телим: Назлыгөл кайда, кем кулында?

      Дәүран карашын түбән төшерде, күтәрелеп карарга кыймады. Хан сорашуын дәвам итте. Ләкин бит ул белми Назлыгөленең кайдалыгын. Белсә, бәлки, бу хәлдә калмас та иде.

      – Мин Ибраһим каласына Назлыгөлнең кайдалыгын белми килдем.

      – Сине анда кенәз Всеволод тиуны да эзләп йөргән. Сине дә, оста Бәкерне. Ни өчен? Әллә соң Назлыгөлне Всеволод кенәз тиуны урладымы? Ягъкуб тархан Всеволод кенәз белән орышмаган, алтын биреп котылган, әллә булмаса, осталарны бирергә килешкәнме?

      – Мин Ибраһим каласыннан качып киттем, ханиям. Аксакал Ягъкубның ни кылырга җыенуы миңа караңгыдыр.

      – Әмир Хаҗи углан Ягъкуб тархан кызына өйләнгән. Хак булса, яу көнендә тархан углан азатларына да сыенгандыр. Всеволод тиунына нигә кирәк булды икән синдәй оста?

      – Кенәз дә калалар салырга ярата, хан.

      – Мин яратмыйммы?! Казан каласын кем яңартты, кем углан кулына бирде? Ибраһим каласын кем саклап килде? Картлач Ягъкуб тарханмы? Мин бит аны сараема алмакчы идем. Ә ул әнә нишли? Урыслар белән килешеп, тигез сәүдә итү турында сөйләшеп ята икән. Моны әмир Хаҗи углан да хуплаган. Хаҗи угланым узына, баш бирми, хәзер әнә икенче базар каламны канат астына җыймакчы. Назлыгөл дә аның кулындадыр әле!

      – Назлыгөл аның кулында түгелдер, ханиям. Назлыгөлне алып кайтырга дип Ибраһим каласына әмир мине үзе җибәрде.

      Хан белән ханбикә күзгә-күз

Скачать книгу