Скачать книгу

төптәңресе Урагай картайган икән, рәтләп сөйләшә дә белми икән. Беррәттән төптәңре Ирсан яраткан угланы Илбарысны да үзе белән Биләмҗир каласына алып китәр.

      Әйе, бүген аңа баһадир Илбарыс кирәк иде. Илбарыс баһадир илдә булса, ул да чиркәүне җимерергә барыр иде. Бәлкем, ул кайтып та киләдер инде, юлдадыр…

      Төптәңре Ирсан ни сәбәпледер баһадир Илбарысны түземсезлек белән көтте. Илбарысның угры Чалбай ханны җиңү хәбәре килгәч, ни кылырга да белмәде. Илбарыс өчен ул барысын да эшләр: хан кызын аңа димләр. Тәхеттән төшерелгән Кубрат моңа риза булмас, дулар, тик инде, дулар-дулар да, барыбер кызын баһадирга бирергә мәҗбүр булыр. Әйе, Илбарыс Фанәгүргә тизрәк кайтсын иде. Чыны-ялганы белән шуны белә иде төптәңре: базилевсның угланы Юстиниан кәләшен алырга юлга җыена икән. Бу хәбәр чынлап та хак булып чыкса, Фанәгүргә кораб-кораб байлык җибәрер базилевс, сарай куштаннары моңа шатланыр. Күп тә үтмәс, хан кызы Чәчкә, баласын күтәреп, кияве Юстиниан, ягъни ире белән Фанәгүргә әйләнеп кайтыр. Кубрат хан кияүне уң кулына утыртыр. Анда инде Бөек Болгарны яңадан үз мөстәкыйльлегенә кайтарам димә, Рум дәүләте әкренләп Болгарны канат астына җыяр. Әйе, ашыгырга, ашыгырга, иртәгә соң булуы бар.

      Ишегалдына әнә шундый уйлар белән кайтып керде төптәңре һәм бик озак җимеш бакчасында уйланып утырды.

      Төптәңре Ирсан йөрәге дөп-дөп тибүдән уянып китте. Коточкыч төш күрде: күктән төшкән аждаһа аны кай тарафкадыр күтәреп китеп бара… Куркудан шабыр тиргә баткан иде ул. Бакчадагы түмәргә утырып, агачка башын терәгән килеш кенә йокыга киткән ләбаса. Аждаһа аны дөрләп янган чиркәү өстенә алып бара иде. «Бу ни булыр?»– дип гасабилана башлады төптәңре. Янә башын агачка терәде, янә йокыга китте. Төше дәвам итте. Юк, бу юлы аны аждаһа түгел, греклар янган чиркәүгә таба күтәреп алып баралар, янгын эченә ташламакчылар. Арада патрикий Симеон да бар икән, имеш…

      Бу юлы, уянуга, төптәңре дер-дер калтырана башлады. Хәтта, төшемме, өнемме икән дип, үз-үзен капшап карады. Йа Тәңрем, бар икәнсең әле, бар икәнсең…

      Төптәңре торды да өйгә керде, юынды, гарәпне чакырды, аш хәзерләргә кушты. Ашап-эчкәч, гарәбе аны ишегалдына кадәр озата чыкты. Кол ике гарәп сәүдәгәрен дәшмәкче, ашатып-эчертеп җибәрмәкче икән. Дәшсен. Кунак итсен. Гарәпләр көчәеп бара, базилевсны нык кына борчый башладылар, шәһәр артыннан шәһәр югалта империя. Ниндидер ислам дине белән көчлеләр икән гарәпләр. Мөхәммәд пәйгамбәр кырык алланы бер иткән. Ул 20 апрельдә, 571 елда туа. 12 ноябрьдә, 601елда пәйгамбәрлек ала, 26 майда, 632 елда вафат була. Ирсан кебек үк кеше Алла илчесе? Кырык алланы бер иткән? Бит Ирсан да— Тәңре илчесе, ул да… Йа Тәңрем, ит ярдәм илчеңә, теләген уң ит… Әйе, кол барысын да белә. Сөйли, төптәңре дәшми. Аның үз кайгысы кайгы: чиркәүне яндыру. Төптәңре гарәп колына ияк кенә какты. Янәсе, кайда кунакларың?

      Ирсан урамга атылды. Кояш чыгып килә иде. Туктап, көнне каршы алды, Тәңредән игелекле көн теләде. Шунда аның колагына чаң-чоң иткән авазлар ишетелде. Төптәңре үз колакларына үзе ышанмады. Чиркәү яклап көек исе килергә тиеш иде. Мәгәр шик юк, чаң кагалар, грек халкын чиркәүгә

Скачать книгу