Скачать книгу

ул авыл да, Фәүзия Бәйрәмова мәкаләсендә тасвирланган Сыркыды авылы кебек, безнең өчен чит-ят бер төбәккә әвереләчәк, билгеле. Шул ук Никита Сергеевич идарә иткән елларда автономияле республикаларда чыгучы милли матбугатны бетерергә дә тырышып карадылар. Алар урынына, мәсәлән, рус телендә чыгучы газеталарда атнага бер-ике мәртәбә татарча яки башкортча «әдәби-мәдәни кушымталар» бирү тәкъдим ителгән иде. Кайбер өлкәләрдә моңа кискен каршылык белдерелгәннән соң гына, андый карар өстәл тартмасына ераккарак тыгып куелды шикелле. Аны кемнеңдер кабат «өстерәп» чыгарачагына шикләнмәскә мөмкин…

      Әйе, «ярларыбыз һаман саен ишелә тора, җир-биләмәләребез көннән-көн кими бара…» Без шул әле андый хәлләрне тоткарлый алырлык дәрәҗәгә ирешә алмаганбыз сыман…

      УРАК ӨСТЕНДӘ

      Без өскә, Даяннар өй түбәсенең иң сыртына менеп атланганбыз да төрле юк-бар сөйләнгәләп, серләшеп утырабыз.

      Аста, ишегалдында, дөрләп, учак яна. Даян белән икәүләп ындыр артында дәү капчык сөйрәп йөреп җыйган кизәгебез күңелгә хуш килеп, өскә таба сыек ак төтен бөркеп утыра.

      Бүген дә кизәк җыеп кайтармаган булсак, Хәйриҗамал апа безне тиргәр, рәхәтләнеп түбә кыегында гәпләшеп утырырга ирек куймас иде. Бүген безнең күңелләр тыныч. Җитмәсә, Даян булып Даянның мине дус күреп, анда-санда ияртеп йөрүенә, хәтта иртәгә абыйсы янына алып барачагына шулчаклы куанганмын. Әле кичә генә юылып, ал чугы белән алкып торган, берәүне дә кагылдырмаган «испанка»мны да, киеп торырга гына дип, Даянга бирдем.

      Хәйриҗамал апа ишегалдында кайнаша. Әле өйгә кереп чыга, әле базга төшеп китә дә олы коштабагына катык тутырып чыга, үзе сөйләнә:

      – Абыең чабып кайтып та җитәр. Ашарга бер дә түземсез ул. Булышмыйсың да, ичмасам…

      Даян, әнисенең зарын ишетсә дә, урыныннан кузгалмый. Чөнки ул белә:

      – Эшем кешесе төсле аяк астында чуалма әле,– дип, анасы аны тиз ара куып та җибәрәчәк. Бик кырыс апа ул. Эшне кызу тотучан.

      Әнисе өйдә чакта, Даян бер эшне дә җиренә җиткереп башкарырга өлгерми кала. Нәрсәгә генә тотынмасын, шундук Хәйриҗамал апа да килеп ябыша һәм эшне үзе төгәлләп тә куя, тик Даянны гына уеныннан кузгаткан була иде.

      Хәзер дә әнә учак-казан эшләрен бетерде дә һәр көн култыгына кыстырып кайткан, читән-чыбыкка элеп киптерелгән печәннәренә барып ябышты, ястык чыгарып куйгандагыча, аларны күпертеп-күпертеп әйләндерә башлады. Үзе, догалап:

      – Бер Аллам, сугыш афәтләреңне тизрәк бетер, Аллам. Иншалла, без ашлы, сулы, рәхимең белән сөтле дә булырбыз. Баш очларында түбәләре, куышлары булмаганнарга мәрхәмәтле бул… Мине Тимергалиемнән аерма, бер Аллам… – дип укына-укына йөри иде.

      Даянның Тимергали абые, башкалар күптән сугышка китеп беткән булса да, әле һаман, иртә таңнан караңгы төшкәнче, кырда бодай урдыра.

      Әле бүген генә без көндезге аш алып баргач, Даян аңардан:

      – Шушы җирне төгәлләгәч, ни эшлисез инде? – дип сорады.

      – Арпага

Скачать книгу