Скачать книгу

килеш, вагоннарның үтеп киткәнен көтә. Барысы да исән-имин, узыгыз, янәсе. Тик нигәдер һәрчак, соңгы вагонның юлдан атылып чыгарга җыенгандай тирбәлә-тирбәлә ераклашуын күзәткән чакта, Оркыяның күкрәк турысы кысылып куя, йөрәге еш-еш тибә башлый. Ходаем, аның километрларында аның дежурында гына бәла-каза була күрмәсен инде. Тикшерәсе һәм карыйсы бар нәрсәне дә тикшердеме, карадымы соң әле ул? Берәр төрле хата җибәрмәдеме? Берәр чатаклык посып ятмыймы икән? Карап-карап та күреп өлгермәве, белми калуы сәбәпле, берәр хәл генә була күрмәсен. Поезд хәтле поезд шушы юлда авып ятса нишләр икән соң дип тә борчыла шул ул.

      Юл кичүендә машиналар уздырып торуы бу кадәр үк хәтәр булмаган икән. Аннары бит анда син берүзең генә дә тормыйсың, яныңда һәрчак кемдер була. Аяк өсте йокламыйча, шлагбаумыңны вакытында ачып, вакытында яба белсәң, шул бик җиткән, башкасында кайгың юк иде. Әйе, вакыт-вакыт Оркыя үзенең юл караучылыкка күчүенә үкенеп тә куя. Монда эш тә күбрәк – йоклаганда да, беләкләрен кемдер һаман боргычлый, бора сыман. Баштарак шулай була инде, диләр, тора-бара анысы узар, шәт. Ә менә төнлә, алдындагы ике-өч шпалны гына яктыртып барган лампа утына сыенып, курка-шүрли йөрүләре ни белән бетәр – әйтә алмый. Төнгә карап, япа-ялгызың ялан кырга чыгып кит тә, курыкма да, имеш. Анысына күнегүе бик кыендыр инде. Батыраеп йөргән буласың инде шунда. Беркөнне әле кече кызы – Ләйләсе әйтә: «Әнием, син куркасыңмы? Мин караңгыдан куркам, анда бит җеннәр дә бар, бүреләр дә»,– дигән була. Оркыяның җеннән дә, бүредән дә ул кадәр коты алынмыйдыр. Ике аяклы җанварлар өркетә төшә шул аны. Ә андый хәлләр хакында һаман саен ишеттергәләп торалар. Фәлән урында фәлән хәл булган икән дип, кеше гел генә сине куркытмыйм әле дип тә сөйләмидер, эче пошканнан гына сөйлидер, бәлкем. Ә Оркыя, төнге дежурга чыгар алдыннан шуларны искә төшерде исә, дер калтырап куйгалый. Күпме кирәк инде аңа, Таҗие әйтмешли, бүкәннән әз генә калку бер җан иясенә. Юл буе куаклары артыннан берәрсе «айт!» дип аваз салды исә, флаг-фонарьларын ташлап, станцага чаклым атылып чабачак инде.

      Бакчи, Таҗиеннан рәт чыкса, йортка Оркыяныкы чаклы гына булса да хезмәт хакы кайтаргалап торса, әллә ул элекке эшеннән бизгән булыр идеме? Юк бит! Элегрәк ул ирен яшь әле, олыгая төшкәч игә килер, балаларының күңелен булса да күрә башлар, йортым дия башлар дип өметләнә иде. Юк икән шул. Бер тайпылган кеше алай тиз генә эзгә төшә алмый икән. Ни хикмәттер, Оркыялар станциясендә андый гамьсез бәндәләр кимеми, хәтта ишәя бара сыман әле. Оркыя ялгышмаса, элек Таҗилар бер иш, бер күч кенә кебек иделәр. Ирен кирәксенеп эзли китсә, хәзер аны кайдан, кайсы күч арасыннан барып араларга икәнен дә белмисең, вакыты-вакыты белән аңа бөтен станция бистәсен әйләнергә туры килгәли. Әллә Таҗи ишеләр ишәйде, әүвәлрәк ул аларны әллә белми генә йөргәнме? Аңламассың.

      Оркыяның күңелендә шундый сүлпән, авыр уйлар буталгаласа да, куллары җитез эшли. Тагын берәр поезд шаулап-гөрләп яныннан узып киткән арада, бераз хәл алган була да, талымсызланып, тагын эшкә тотына. Кыш һәм яз буена кар-яңгыр

Скачать книгу