Скачать книгу

көн күрер дә ничек түзәр бу хәленә? «Безнең әле ярый юанычка да, көенечкә дә бала-чага бар»,– дип, шуны уйлап кайгырышалар якын-тирә солдаткалар, бергә туры килгәндә.

      Әйе, мөгаен, Бәдүк шул хакта, үзе дә китсә, япа-ялгыз тилмереп каласы анасы хакында да уйлагандыр. Гөлдәминәсен дә «югалтасы» – калдырып китәселәре килмәгәндер. Өйләнсәң дә ярый, әлбәттә. Әнә бит Гөлкәй үзе дә: «Әйт кенә, әткәй разый булмаса да, үзем разый бит,– дип тора икән. – Китсәң – көтәрмен, башкалар көтәләр бит әле әнә»,– ди икән. Нишләргә хәзер Бәдүккә – берәү дә киңәш бирә алмаячак шул.

      Әнә шуларны уйлап, Бәдүк берсеннән-берсе сагышлырак, моң-зарлырак көйләрне көйләп, ул бәхетсез «Зиләйлүк», «Зөлхиҗә»ләр, «Таһир-Зөһрә»ләрне искә алып бара сыман. Аның ул сыкрануларына, сызлануларына юл буе үлән сабаклары да сыкрап куя, әрнеп, тибрәнеп озатып кала төсле миңа.

      …Шушы Иртәк үзәне буенда, буп-буш ак кар сахрасында бер ялгызы әле бик озак моңайган иде Бәдүк күршем. Соңгы шәфәкъ нурында без элекке Хәзрәт бакчасы урынына барып җиттек. Тәнне куырып-куырып алган төнге суык төшкәч кенә, кайтыр юлга чыктык.

      – Үгезең ята күрмәсен,– дип, Бәдүк мине һаман кисәтеп торды.

      Бөтенләй хәлдән тайган, уфырып-уфырып авыр сулаган ул малкайны мин мөгезеннән сөйрәп барам, Бәдүк абый олауны арттан этәреп килә…

      …Әйе, авылны, Бәдүк абыйны хәтерләү белән үк, мин көне төнгә ялганган ул озын сәфәрне дә һаман искә алам.

      – Шөбһәсез, хәтер сандыгында гыйбрәтле хәлләр генә кала бара ул,– дип, мин сөйләгәннәрне җөпләп куя Шаһиәхмәт абзый.

III

      «Иртәгә буласы хәлне күңел сизенә ул» дигән юрау, ышану бар. Кем нәрсәгә ышана бит. Миңа калса, Бәдүк белән әнә шундыйрак хәл килеп чыкты. Хупҗамал әби аннан алдагы төндә ниндирәк төш күргән һәм аны ничек юрагандыр, хәтерләмим. Югыйсә, төпчек улы да чыгып киткәннән соң, ул төшне бик тә күп күрә, күп сөйли торган иде. Аларны төрлечә юрап юана да, моңлана да иде. Хәтерлим әле: әни ул вакытта чын ышану белән әйткәндерме, «мөгаллимә буларак» кына шулай тиеш тапкандырмы:

      – Йокыда булган саташуларны юрап бетерү мөмкинме соң, Хупҗамал абыстай?Төш бит ул – йокы чүбе генә,– дияр иде.

      Әби дә бирешми, мин соңыннан сөйләгәнне исенә төшерә дә:

      – Бәдүгем әнә бер көн алдан сизенгән китәсен… – ди иде.

      Әйе, без кырга чыгып китү белән, авыл Советыннан аны эзләп килгәннәр икән. Мич башында яткан итек-сырмалар да әле кибеп өлгермәгән, парланып торалар иде, икенче көн иртән иртүк Бәдүк килеп керде.

      – Әйдә, тор, Айдар, мине станцага озатышырсың,– ди.

      Күрше-күлән әби карчыкларның:

      Безнекеләрне күрсәң, хәлләрне сөйләрсең, бик көтәләр анда диярсең кебек соңгы саубуллашу сүзләре дә әйтелгәч, без юлга чыгып киттек. Хупҗамал әби, тилмереп кенә, безнең арттан карап калды. Үз өендә, адашкан кебек, ары килеп, бире төртелеп йөргән арада, бар теләгәне: «Исән-имин йөреп кайт, балам. Хат-хәбәреңә тилмертмә»дән ашмаган иде. Урамда, кеше арасында ул тагын да югала төште

Скачать книгу