Скачать книгу

абзарлары. Алар барысы да салам түбәле, тик келәтләрнең кыегына буй-буй киртәләр дә салынган.

      Сул яклап исә, «капка»дан шактый эчтә, таза бүрәнәләрдән салынган, ләкин инде җиргә чүгә башлаган янә бер иске генә өй бар иде. Аш ызбасы дип йөртәләр иде аны, миче бик зур иде, кочак-кочак салам кертеп ягалар иде. Шул гөрләп янган утта Мәдинә җиңгәчәй зур чуен тутырып бәрәңге (төмәнчә – бульба) пешерә иде. Терлекләр өчен булса кирәк, ләкин кайчагында безгә дә салып бирә иде. Без җыен ыбыр-чыбыр бала-чага түгәрәкләнеп утырып, агач табактагы кайнар бәрәңгене, үзебез азаплана-азаплана әрчеп, эре тозга тидереп, кара арыш ипие белән бик тәмләп ашый идек. Аннары бу өйгә кышның салкын көннәрендә туган бозауларны һәм бәрәннәрне ябып тоталар иде. Минем бәрәннәргә исем китә – алар өч-дүрт көннән инде бөтен өйне бетереп чаба башлыйлар, зурая төшкәч, мич башына хәтле сикереп менәләр. Ә бозауларны озак тотмыйлар, бераз аяклангач та икенче бер җылы урынга күчерәләр… Соңыннан «аш ызбасы» юкка чыкты – кайчан, ни өчен сүткәннәрдер, белмәдем. Беренче герман сугышы вакытында утынга түгел микән?!

      Истә калганы тагын – аш өеннән арырак кара мунча. Кергәч тә уң якта учак, учак өстенә чуерташ өелгән, шуңа терәлеп үк торган тәбәнәк ләүкә, ә каршыда кечкенә чалыш тәрәзә. Морҗа-мазар юк, якканда төтен чыксын өчен ишеген ачып куялар, шуңа күрә мунчаның бөтен эче корым сылагандай кап-кара. Ләкин, ни хикмәттер, бу кара корым кием-салымны буямый иде.

      Бик кечкенә чагымда бабакай белән әбекайның мине шул мунчага алып керүләрен аз гына хәтерлим. Зур түгәрәк тазга утыртып юындыралар, аннары бастырып комганнан җылы су белән коендыралар. Ләүкәгә яткызып чабып та караганнар. Ләкин монысын мин бер дә яратмаганмын, имеш, – разбой сала башлаганмын.

      Ә менә унике-унөч яшьләремдә булган бер вакыйганы һич тә онытасым юк. Кышкы салкын көн иде. Абзаннан килгән кодача (җиңгәчәйнең сеңлесе) белән без икәү утын ташып, кара мунчаны ягып җибәрдек. Башта әче төтен күзләребезне кисте, тамак төпләренә утырды, аннары бераздан, учак ялкынланып янарга тотынгач, төтен кимеде, чыгып та бетте диярлек. Без мунчаның ишеген дә ябып куйдык. Кызу гына чытырдап янган утка карап янәшә утырабыз, нәрсә сөйләшкәнебезне хәтерләмим, тик шул чакта мин, ничектер тилереп китеп, калын гына киенгән кодачаны кочаклап үбәргә тырышып карадым. Кодача әллә ни ачуланмады да, бары: «Куй, маташма!» – дип кулымны гына алып ташлады. Ул инде буй җиткән таза кыз иде, бәреп очырса да, хәленнән килерлек иде. Ләкин очырмады – күрәсең, балага санады мине.

      Кара мунча белән бәйләнгән истәлекләр шуның белән тәмам. Янә бабакайларның бөтен ишегалдына ямь биреп торган, урта бер җирдәрәк сиртмәле кое да бар иде. Чатлы баганага тимер кендек белән утыртылган озын сиртмәнең җирдәге калынрак башына зур гына бүкән тагылган, ә югарыдагы нечкә очына таза бау, бауга шомарып беткән колга, колгага кара чиләк беркетелгән. Кое янында калын бүрәнәне чокып эшләгән су тулы озын улак тора, көтүдән кайткан сыерлар, сарыклар иң элек шунда йөгерешеп баралар. Кем дә булса кара чиләкне коега

Скачать книгу