Скачать книгу

исең-акылың китәр! Чамасыз авыр эш өстенә, бахырга, минемчә, ашату-карау да җитми иде. Мәсәлән, хуҗасы базар каршындагы чәйнигә «җылынып» чыгар өчен кереп китә, ә аты аның җиргә ташлаган бүрек хәтле генә печәнгә башын иеп, күзен йомып тик кенә тора да тора. Көн буе да тора ала ул шул хәлендә!

      …Ниләр генә күрмәй ир башы менән ат башы, дип җырлый башкорт үзе дә. Сүз монда йөк ташучы грузчик агай һәм аның үзенә караганда да ныграк интеккән аты турында барды, әмма, сез беләсез инде, кеше язмышы да, ат язмышы да бертөсле генә була алмый. Миңа, мәсәлән, шул ук башкортларның җыеннардан җыеннарга йөреп даны таралган сөлектәй чабышкы атларын да, киң тугайларда бияләр көтүен куалап, саклап йөртүче, һичкемне якын җибәрми торган бик зәһәр өер айгырларын да күрергә туры килде. Әйе, алар гәүдәгә зур түгел. Ләкин инде гаять җиңел сөякле, бик чая – тынгысыз атлар иде, мәхлуклар!

      Менә миндә борынгы бер фото-открытка саклана. Дәүләкәндә чыгарылган, өске читенә «бия саву» дип тә язылган. Фоторәсемдә җәйге башкорт ишегалдының бер почмагы күрсәтелә. Артта утарга чыга торган җил капка, аңа тоташып киткән биек кенә читән койма. Менә шул җил капкадан бирерәк ике агай басып тора. Шуның берсе – озын куллы, озын буйлысы, кыяфәтенә караганда, һичшиксез, хуҗа булырга тиеш: башында – яңа кара түбәтәй, өстендә – ак күлмәк, кара камзул, кара чалбар, аягында – кәвешләр. Аңардан чак кына уңдарак башына ак яулык ураган, өстенә әдрәс камзул кигән бичә, чүгәләп, муенына озын корык салган ап-ак бияне савып тора. Икенче ак бияне кемдер ялыннан тотып (рәсемдә аның куллары гына күренә), саудырырга чиратын көтә. Менә шушы ике ак бия арасында хуҗаның малае – яше чама белән унике-унөчтә булыр. Башында тасмалы яңа эшләпә, өстендә бер очтан ябык якалы кара пинжәк белән кара чалбар, аягында күн итекләр. Күренә ки, бу фотога, һичшиксез, бай тормышлы чын башкорт гаиләсе һәм өлешчә аның хуҗалыгы да төшерелгән. Әйтәсе дә түгел, бик колоритный фото!.. Тагын шунысы кызык: рәсемдәге озын таза башкортны минем атакай мәрхүм таныды: «Бу Яңа Көрмәнкәйдән Мостафа агай!» – диде. (Яңа Көрмәнкәй – Эткол очындагы кечкенә генә авыл. Арада бер сай чокыр гына иде. Хәзер бу авыл юк. Ә Дим аръягындагысы Иске Көрмәнкәй дип йөртелә.)

      Мостафа агай шикелле бай башкортлар якын-тирә авылларның һәркайсында диярлек булган ул заманда, кайберләрен мин дә әле күреп белә идем. Әйтик, Акколадан Гани агайны – Дәүләкән базарына тәпән-тәпән бал төяп китерә торган иде. Нәкъ теге фотодагы шикелле аның да шәптән киенгән малае базар саен атасына ияреп килә иде. Атасы бал сатканда, малай, арба башында ак калач ашап яки көнбагыш ярып, аякларын селкеп утыра иде. Тик күпмегә сузылгандыр малайның бу бәхетле чаклары?!

      Инде укучыда табигый рәвештә икенче бер сорау туарга мөмкин: хуш, ә бу күпмилләтле Дәүләкәндә татар-башкорт мөнәсәбәтләре ничек иде?

      Әйе, ул мөнәсәбәтләр турында мин үзем дә еш кына уйланам һәм, билгеле, ачык сорауга туры җавап та бирергә кирәктер. Хәзер менә Дәүләкәндәге тормышыбызны искә төшереп әйтәсем килә:

Скачать книгу