Скачать книгу

еламсырап әйтеп куйды әлеге башлап килгән бүрекле кыз.

      Рәшидә Зөфәргә якынрак килә төште:

      – Карагыз әле, – диде ул, Зөфәрнең күзләренә тагын бик туры карап, – бәлки, сез табарсыз? Без үз өлешебезне түләр идек.

      Зөфәр, бу әллә нинди менә акрын гына эчкәре үтә торган хәтәр караштан ихтыярсыз телсез калып, әмма бирешмәскә тырышкандай батыраеп, үзе дә аңа беравык текәлеп карап торды. Һәм гаҗәп хәл: кызның җитди карашы үзгәрмәстән йөзе тагын яктыра башлады, нечкә кашлары тибрәнеп куйды, тулы иреннәре әллә елмаерга, әллә нидер әйтергә теләп кыймылдаган кебек булды. Ах, шайтан алгыры, уйный белә бит бу чибәр артистка!

      Зөфәр, тирән генә сулап, башын читкә борды.

      – Белмим шул, – диде ул, икеләнеп. – Читен мәсьәлә.

      – Сез табарсыз, әгәр теләсәгез, – диде Рәшидә аңа, күптән белгән кешесенә әйткәндәй бик гади генә итеп.

      Кызның бу сүзләре Зөфәрне гаҗәпләндерде һәм уйланырга мәҗбүр итте. Әлбәттә, ул табачак. Тик менә… кирәк микән болар белән юлдаш булырга? Үзе дә аңлап җитмичә, нәрсәдәндер ни өчендер бераз гына шүрли кебек… Ул янында сүзсез генә җавап көтеп торучы күшегеп беткән кызларга, җилкәсен җыерып, бөрешеп төшкән егеткә бер карап алды (әмма Рәшидәгә караудан юри тыелды) һәм шунда ук ныклы карарга килде: һичшиксез, алып китәргә кирәк боларны! Әйдә, миннән бер изгелек булсын! Эш белән йөриләр ич, мескеннәр!.. Һәм аңарда кинәт гаҗәеп бер энергия, кыюлык уянган кебек булды.

      – Яхшы! – диде ул, өзеп кенә. – Мин хәзер бер җиргә барып киләм. Әйберләрне сезнең янда калдырып торырга ярыймы?

      – Ә, пожалысты! – диде егет, өтәләнеп.

      Рәшидә артык бер сүз дә әйтмәде, бары тик әлеге шул сихри елтыр күзләрен генә: «Менә сез нинди әйбәт кеше!» – дигән төсле җылы бөркеп, сирпеп куйды. Кызлар исә куанычларыннан биешеп тә алдылар:

      – Рәхмәт, абый җаным, рәхмәт!

      – Рәхмәте соңыннан, әле атның табылганы юк бит, – диде Зөфәр һәм чемоданы белән толыбын кызларның мич буенда торган әйберләре янына илтеп куйды.

      …Вокзалдан чыккач, ул туп-туры сельпо председателенә китте. Бу – аның күз күргән кешесе. Әгәр өендә булса, Зөфәр өчен барысын да эшләргә тиеш, әлбәттә.

      Ул чалбар кесәсен капшап карады: чиста спирт тутырган солдат флягасы тирән кесәдә бик әйбәт утыра икән. Председательгә бераз салып бирергә була. Дөрес, сельпо кешесе үзе дә алама сырецны таба торгандыр, ләкин бу түгел инде. Бу – әҗәл даруына йөри хәзер…

      Зөфәр, үзе эчмәсә дә, заводның чиста спиртын юлга һәрвакыт берәр литр алып чыга. Чемоданында тагын бер савыты бар әле аның… Шул нәрсә акча яки сүз үтмәгән җирдә эшне көйләп җибәрергә ифрат ярдәм итеп куя бит, шайтан алгыры!

      …Киң, буш урамнан салкын карны шыгырдатып атлый-атлый, Зөфәр вокзалда көтеп калган артистлар турында да уйлап барды. Нинди хәлдә йөриләр, мескеннәр! Кош оча алмаслык суык, өс-башлары юка, тамаклары да, билгеле, ач инде аларның… Быелгы, кырык өченче елның кышы бигрәк тә авыр килде, хәерсез! Сугышның беренче елында фронтта эшләр бик мөшкел булса да, тылда ярыйсы иде әле. Колхозларда икмәк бар иде, халыкның

Скачать книгу