Скачать книгу

бик яхшы, – диде Зөфәр, башын кагып… – Рәхмәт, мин канәгать. Тик менә яшь хуҗаның үзен күрә алмадык. Минем дә вакытым чикле. Шуңа күрә мин сездән үтенер идем: йортның бәясен, сату шартларын менә Гайсә Мухаметович аша миңа тапшырсагыз иде. Икенче очрашканда шуны алдан белеп килү безнең сөйләшүләрне ансатлаштырыр һәм тизләтер дип уйлыйм.

      – Пожалуйста, телисез икән, алай да мөмкин. Гайсә Мухаметович безнең өчен дә ят кеше түгел…

      – Баш өсте, баш өсте, мин һәр ике якның да хезмәтен үтәргә, ышанычын акларга әзермен, – диде карт, баш иеп һәм кулын күкрәгенә куеп. Элекке доверенный өчен мондый зур эшкә катнашу үзенә күрә бер бәхет тә һәм горурлык та иде.

      Зөфәр, урыныннан тормыйча гына, түбәнчелек белән:

      – Ә хәзер безгә кузгалырга рөхсәт итегез! – диде.

      Карчык аңа: «Бу нинди әдәп иясе?» – дигәндәй шактый гаҗәпләнеп карады һәм беренче тапкыр юка иреннәре белән генә елмайгандай итте:

      – Нишлим, сезне артык тотарга хакым юк.

      Зөфәр башын иде.

      – Хушыгыз!

      – Хушыгыз!

      Карчык аларны парадный ишегенә чаклы озата чыкты һәм артларыннан таза ишекнең тимер келәсен шылдырып калды.

      Карт белән Зөфәр, урамга чыккач, азрак сулга киттеләр дә, урам аша үтеп, каршыдан йортка тагын бераз карап тордылар. Аннары акрын гына кузгалып, үз юллары белән атладылар. Карт таягы белән шакылдап, Зөфәр исә башын иебрәк, үзалдына уйланып, алар шактый гына ара сөйләшмичә бардылар. Тик берәр квартал чамасы киткәч кенә, Зөфәр әйтеп куйды:

      – Бу йорт белән мин нишләрмен?

      Карт гаҗәпләнеп аңа карады – Зөфәрнең сүзләре «Нигә кирәк ул миңа?» дигән мәгънәдәрәк ишетелде аңа.

      – Моны син әйтәсеңме, Зөфәр туган? – диде ул, туктала биреп.

      – Әйе, мин әйтәм, Гайсә абзый… Чынлап та, нишләрмен мин ул йорт белән?

      – Соң, алай булгач, ни өчен әле без шәһәр бетереп йорт эзләп йөрдек? Кирәккә күрәдер бит?

      – Әйе, кирәккә күрә, – диде Зөфәр, һаман уйланып барган килеш ашыкмыйча гына. – Ләкин мондый кеше күзенә бәрелеп торган бай, зур йорт эзләмәгән идем мин. Кечерәк, гадирәк булсын, дигән идем.

      Карт җиңел сулап куйды.

      – Шул гынамы хәсрәтең?.. Юкка борчыласың, туган! Насыйп булып ала калсаң, бер дә үзеңнән артмас әле.

      – Ала калсаң!.. Алуын алырсың, ә алгач нишләрсең? Бу заманда андый йорт хуҗасы булу – уен эш түгел ул… Керердән элек чыгуыңны уйларга кирәк.

      – Ул кадәресен үзең беләсең инде, – диде карт килешкән сыман; аңа ничек тә йон уңаена сыпырырга кирәк иде: – Кара, кара, үкенечкә булмасын. Әмма, миңа калса, кечкенә йорт хуҗасы булдың ни, зурныкы булдың ни – барыбер, мужик әйтмешли, ике чабата бер кием. Аннары нишләп әле бу йорт синең күзеңә ул хәтле бик зур булып күренде? Алты бүлмәле булгангамы? Һи, Зөфәр туган, элек заманда моның кебек йортта уртакул чиновниклар тора иде. Хәзер генә бит ул бер бүлмәгә алты кешене тыгалар…

      – Менә шуңа күрә дә Зөфәр Сабитовның берүзенә генә алты бүлмәле йорт бик күп булыр шул, Гайсә абзый!

      – Нигә алай дисең? Син берүзең генә түгел ләбаса! Солдаттан кайтасы абыең бар, сеңлең җитеп

Скачать книгу