ТОП просматриваемых книг сайта:
Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Читать онлайн.Название Әсәрләр. 1 том
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03859-1
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная зарубежная литература
Издательство Татарское книжное издательство
Батырҗан төсе-башы, бигрәк тә холкы-табигате белән мәрхүмә әнисе Зәйтүнәгә охшаган булып чыкты. Әнисенекедәй коңгырт йомшак чәчле, сызылып киткән нечкә кашлы һәм чәче белән кашларына караганда да коңгыртрак озын керфекләре арасыннан нәкъ әнисенеке төсле зур соры уйчан күзләре карыйлар иде. Борын белән иреннәре генә әтисенеке иде: борыны туры, иреннәре шактый калын булып, бик матур сызылып киткәннәр, ә матур иягенең уртасында сөйкемле генә чокырчыгы да бар иде… Холкына килгәндә исә, ул нәкъ әнисе кебек нечкә күңелле, аз сүзле, оялчан бала иде. Артык дуамал, шаян булмады, күбрәк әбисе белән бабасы янында чуалып үсте. Ул зиһенле, акыллы бала иде, бик иртә үзлегеннән язу танырга өйрәнде һәм китап укырга яратучан булып китте.
Инде мәктәпкә йөри башлагач, ул бөтен рәхәтне, кызыкны, ямьне шуннан таба торган булды. Карт белән карчык аның өчен сөенеп бетә алмыйлар иде. Шәмсинур әби еш кына аңа, зур тәнәфес вакытын туры китереп, алъяпкычы белән генә каплап агач тәлинкәдә бәрәңге пәрәмәчләре илтә, ә Локман карт кай көннәрне дәрестән соң да мәктәптән кайтмыйча калган улын үзе барып алгалый иде.
…Шулай үсте бала. Кышларын бер көн калдырмыйча мәктәп юлын таптады, җәйләрен үз ишләре белән колхоз эшенә йөрде, кичләрен су буена уеннарга чыкты, егетләр арасына керә башлады, оялып кына кызлар күзли башлады, уеннан таралучы егетләргә ияреп урам әйләнде, кыскасы, буй алган яшь чаган кебек күзгә күренеп үсә бирде. Аннары, урта мәктәпне бетергәч, Алабугадагы укытучылар институтына китте. Яратканы уку иде, хыялланганы укытучы булу иде, әмма дөньяда аның өчен бөтенесеннән дә кадерлерәк