Скачать книгу

мәңге яшәр.

16 июнь, 1995

      ҮЛЕМСЕЗ ТУКАЙ

      (Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов белән әңгәмә)

      – Гариф абый, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 110 еллыгы якынлаша. Тукай хакында Сезнең уйларны беләсе иде. Сез бит аның 90 еллыгын Бөтенсоюз комитеты төзетеп уздырган әдип. 100 еллыгы да Сезнең катнаштан башка узмады.

      – Дөнья әдәбияты Тукай язмышыннан да фаҗигалерәк язмышны белми. Тоташ ятимлек. Нибарысы җиде ел иҗат! Беренче урыс революциясе аны шагыйрь иткән, Столыпинның кара реакция еллары кабергә илтеп тыккан. 1913 ел. Аңа егерме җиде яшь. Лермонтовка да, Мартынов пистолеты төбәлгәндә, нәкъ шул яшь була.

      Тукайны укыганда, хәйран каласың: сәламәтлеккә дә туймаган ябык кына, кечерәк кенә буйлы бу кешегә шулкадәр рухи бөеклек каян килгән? Күрәсең, халыктан, халык белән берегүдәндер. Табигать Тукайга бөек талант биргән, ләкин иң бөек талант та шулкадәр аз вакыт эчендә ун мең юл шигырь, илле табактан артык чәчмә әсәр язып калдыра алмас иде. Дөньяның барлык зур шагыйрьләре кебек, Тукай да халык акылы, халык зирәклеге, халык язмышы белән яшәгән һәм халык моңы тудырган җәүһәрләрне алмаз урынына алган, халыкның үзенә бриллиант итеп кайтарып биргән.

      Безнең әдәбиятта Тукай иҗаты биек бер тау булып күтәрелеп тора. Чөнки Тукай – үз халкының рухи үсешендәге югары гәүдәләнеш ул. Тукайның тормышы – күз яшьләре белән, ачынып көлү белән, фикер һәм җыр белән тулы тормыш. Аның кабатланмас батырлыгы, тынгы белмәс акылы, дөньяны колачлап алган аңы, үз заманындагы буржуаз җәмгыятьнең бозык якларын, әдәби халтурщикларын, ялагайларны, адым саен милләт исеменнән кычкырып йөргән бушбугазларны аяусыз камчылау, халыкның аңы үссен өчен көрәшү, балалар дөньясын тылсымлы әкиятләр аша ачып бирү, хатын-кыз иреге өчен сугышу, өзлексез алга омтылган тирән акыл…

      Тукайны мин шулай аңлыйм.

      – Бик рәхмәт мондый бәягезгә. Инде килеп, Сез, Гариф абый, 20 серияле Тукай фильмында сценарист буларак катнашасыз дип ишетеп киләбез. Ул фильмның хәле ничек? Анда Тукай язмышына бәйле яңалыклар бармы?

      – Иң әүвәл ни өчен мин бу фильмда сценарист буларак катнашам? Шул сорауга җавап биреп китәсем килә. Минем әсәр буенча «Габбас хәзрәт» фильмын талантлы актёр һәм режиссёр Әхтәм Зарипов эшләде. Зирәк акыллы, хыялга бай бу иҗатчы минем күңелемә хуш килә. Миңа аның принципиальлеге, дөньяны үзенчә күрә белүе ошый. Зарипов миңа Тукай фильмында сценарист буларак катнашырга тәкъдим итте, мин бик теләп риза булдым.

      – Гариф абый, сценарист буларак, Сезнең фильмда катнашуыгыз ни дәрәҗәдә?

      – Әхтәм Зарипов белән бергәләп без фильмның җиде сериясенә сценарий яздык. Ул «Каргышлы балачак» дип атала. Тукай туганнан башлап кына түгел, аның әтисе Мөхәммәтгарифның шәкерт чагыннан ук башладык эшне. Бу дәвердә Казан артында тормыш бик тә фаҗигале, татар халкын көчләп чукындырырга азаплану, баш күтәрүләр, чуалышлар, халык хәрәкәтен кан коюлар аша бастырулар, патша сатрапларының җәбер-золымы белән тулып тора. Тоталитар

Скачать книгу