Скачать книгу

арбадан сикереп төшмәкче булып талпынды. Акчура аны тотып калды да, арбаны аудара язып, атны кире борды. Ул арада утлы шар арасы унбиш-егерме адымга кыскарып өлгерде.

      – Но-а-а!.. Җә, җанаш… Инде… тының җиткәнче!.. – дип, Акчура баш очында дилбегә болгады.

      Сикәлтәләрне тоймыйча чаптылар. Арба астында бәйләнгән чалгы шалтырады. Кыйгач юл башланган борылышны узгач, Акчура артка каерылып карады. Нәкъ шул мәлне борылыш башында торган ялгыз кәрлә имәнгә колак тондыргыч чытырдау белән ут капты – аны яшен ташы сукты. Ат сикереп алга ташланды. Акчура дилбегәгә тартылып арбага ауды, ә хатыны Сәвәрия, һичнинди тавыш чыгармыйча, арыш арасына егылып калды.

      «Тормыш та бит… каһәр суккыры… яшен кебек шулай арттан куа, – дигән уй килде Акчурага. Ул, курыккан атын ничек кирәк тыеп, өстен-башын каккалап торган Сәвәриягә таба борды. – Куа да… синнән әнә кара кисәү генә кала…»

      Имән бик тиз яна иде. Акчурага ул кайнар урынга куелган шәм шикелле эрегән сыман күренде.

      Баягы болыт кисәге урман өстеннән узып бара, күзгә күренеп тарала иде. Акчура ниндидер табышмак серенә төшендемени, хатыны янына килеп җиткәч:

      – Алай икә-ә-ән… – дип сузды.

      – Нәрсә алай икән? – дип сорады Сәвәрия.

      – Дөнья.

      – Дөньяның нәрсәсе алай, нинди?

      Акчура эндәшмәде. Сәвәриягә кул сузып:

      – Әйдә, хатын, – диде.

      – Кая?

      – Кая булсын – урманга. Рас бүген… җиләк өлгергән вакыт икән, җиләк җыйык. Безгә хәрәм мәллә?

      – Кара, кулың каный түгелме соң?

      – Пычкы теше тигән, күрәсең…

      «Иманын өч тиенгә сатыем, – дип уйлады Акчура, кулыннан юл читендәге зәңгәр чәчәккә тамган ал кан тамчысына карап. – Бу тормышын әйтер идем… Бер карасаң, яшен ташы шикелле куа икән. Көндәлек мәшәкатьләргә карамастан, җиләк вакытында җиләк җыярга чыгып кит икән. Югыйсә, сукыр тычкан ише, үлгәнче үз мәшәкатьләреңдә генә казынып калырсың…»

      Икесе дә әле генә туптан атылган ядрә сыман булып өсләренә килгән хәвеф куркуыннан әкренләп арынды. Алар инде урманга бара. Утынга түгел, ә җиләккә. Шәп иде, рәхәт. Икесенә дә. Тик биянең ак очлы колагы гына әүвәлгечә куркудан шәңкәйгән иде.

      Имән инде кисәү булып кына көйри, кара көйгән кәүсәсе пыскып тора, һәм җил, ниндидер җанвар ялын тузгыткан кебек, аның ялкын катыш төтен телләрен калтырата иде…

      Унбиш-егерме көн үтеп китте. Инде утыны да, печәне дә әзерләнеп бетте – җан тынычланды. Яшен ташы, җиләк онытылды. Акчура белән Сәвәрия хәл җыярга дип янәшә ятып торган уентыктагы үләнне күптән чабып алганнардыр… Акчура күңеленә, үзенең кулыннан юл тузанына тамып калган ал кан тамчылары булып, изелгән җиләкләр генә кереп калды…

      Беркөнне Акчура таң беленер-беленмәстә уянып китте. Тышта пышылдап кына яңгыр ява иде. Кулына күтәрелеп (тәрәзә буенда ята иде), ишегалдына карады. Киң ишегалдында аты басып тора – лапас астыннан җылы яңгырга чыгып баскан – су коена. Канатлары белән кагынгалап, казлар йөри. Түбәдән агып, нигез читендә шыбырдаган

Скачать книгу