Скачать книгу

тыгып куйды. «Зәһ-һәр!» – диде ул, үзенең ниндидер йорт тәрәзәсендәге чагылышына карап. «Диңгез шаулыймыни! – дип уйлады ул, тагын халык агымын күзләп. Мәгәр аның бер дә чын диңгез күргәне юк иде. – Миндә беркемнең эше юк. Адашкан кырмыска сымак торсам да. Кызганыч хәтта». «Кем кызганыч? – дип сорады ул үз-үзеннән. – Халыкмы?» «Юк, – дип җавап бирде ул бу сәер соравына. – Үзем кызганыч. Без дә яшибез дип санала инде, ә? Әнә нинди матурлар! Ә без? Гел эш, эш…»

      Үз авылларына кергән юл өстендәге бер язу исенә төште: «Җиребезне чәчәк аткан бакча итик!» – дип язылган иде анда. «Кая анда бакча – авылның бөтен тәнен техника таптап бетергән. Сугыш кырымыни! Ә киноларда Европаны күрсәтәләр – шау чәчәктә! Булмый ни! Җирләрен үз тәннәребез белән ашлап, үз каныбыз белән сугаргач соң… Менә шул…»

      Авырттырып ук, арттан кемдер иңбашына китереп сук- ты:

      – A-а, мал-лай! Танырлык түгел сине, Шәймәрдән абый! Шик-модерн!

      Үзе дә каршындагы ерык авызлы, тилгәннекенә охшаш борынлы егетне танымыйча торды. Аннары гына аңышты: тегермәнче Мәүлет Нәбиенең төпчек малае икән.

      – Нәрсә саттың? – диде Нәби малае Фәйзелхак. – Бәрәңгедер инде.

      – Болай гына килеш. Коньяк эчмәмме бер туйганчы дип.

      Ул аңа килүенең чын сәбәбен аңлатып тормады.

      – Туйганчы дип, ә? – Фәйзелхак ышанмады. – Эчтеңме соң әле?

      – Кая борылырга икән дип уйлап торам. Берәр шәбрәк җир әйтә алмыйсыңмы? Телевизордагы ишерәк…

      – Тапмыйбызмы соң! Менә генә! – Фәйзелхак янәшәдәге биек бер йортның тәрәзәләренә ишарәләде.

      – Ару гына күренә, – диде Шәймәрдән һәм, муенын каерып, бинаның тоташ пыяладан торган биек тәнендә суда йөзгән казлар шикелле чагылган болытлар көтүен күзәтеп торды. Кепкасы шапылдап асфальтка килеп төште. – Ярый соң, күрсәт, – диде ул, аны иелеп алгач.

      Эчкә уздылар. Өстәлләр арасында түгәрәкләп калдырылган бер урында дәү таш, ә аның янына, ялтыратып буяп, тармаклы агач төбе куйганнар. Музыка уйнап тора. Фәйзелхак, иңбашын сикерткәләп, музыка көенә бармакларын шартлатып алды.

      Ерак почмакка узып утырдылар.

      – Шәһәр табигатьне сагына, – диде Шәймәрдән, таш белән төпкә күрсәтеп һәм өстәлгә йомарланып беткән акчалар чыгарып салды.

      – Үпкәләтәсең, – диде Фәйзелхак. – Яшер. Бу киек бездә чылбырсыз тотыла. – Ул, иренен бүлтәйтеп, күкрәк кесәсенә сугып куйды.

      Официант килеп җитте. Фәйзелхак кыздырылган тавык, минераль су, коньяк, кофе сорады.

      – Мул шаярасың син, – диде Шәймәрдән.

      Фәйзелхак тезләрен кушырып утырды, балагыннан кызыл оегы күренде.

      – Әле һаман комбайндамы? – дип сорады ул.

      – Шунда.

      Иң алдан коньяк китерделәр. Сакал-мыеклы официант рюмкаларга бүлеп тә куйды. Шәймәрдән үз рюмкасын фужерга бушатты да тагын өстәп салды.

      – Безнең расчётның нормасы йөз грамм гына иде, – диде.

      – Үпкәләтәсең. Өч йөз тәңкәне без уйнап кына алабыз. Баш исән булсын.

      – Нинди баш? Баш белән эшли торганга укымадың

Скачать книгу