Аннотация

Язучы Фирүзә Җамалетдинованың бу китабына җәмгыятьнең, кешелек дөньясының яшәү рәвешен төрле төс-сурәтләрдә чагылдырган заманча хикәяләре тупланды. Аларда Намус, Тугрылык, Мәхәббәт кебек мәңгелек төшенчәләр психологик тирәнлек һәм нечкә шигъри тоем аша тасвирлана.

Аннотация

Шагыйрә, язучы Фирүзә Җамалетдинова балалар өчен менә дигән китап әзерләде. Аның әсәрләре, тирән эчтәлекле, кызыклы вакыйгаларга бай. Үрдәк белән чебинең нәрсә турында сөйләшкәнен, бер баланың усал әтәч белән ничек дуслашуын, телефонның нинди сурәтләр төшерергә яратуын беләсегез килсә, әлеге җыентыкны укыгыз!