ТОП просматриваемых книг сайта:
Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке). Лена Шакирзянова
Читать онлайн.Название Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)
Год выпуска 2020
isbn 978-5-298-03948-2
Автор произведения Лена Шакирзянова
Издательство Татарское книжное издательство
Ялгыз иткән,
Ә без – икәү…
Юл читендә ялгыз нарат
Башын игән җилләргә…
Юк сердәше, моңая ул,
Зарын сөйләр кемнәргә?..
Ялгыз икән,
Ә без – икәү…
Сулган йөзле түгәрәк ай
Йөзеп йөри ялгызы.
Чиләгенә йолдыз җыя
Көянтәле ай кызы…
Ялгыз икән,
Ә без – икәү…
Бер мизгел
Диңгез шәмәхә —
Диңгездә шәфәкъ…
Дулкын дулкынны
назлаган чагы.
Җил булып җилнең
Диңгез тынлыгын
Бозарга кереп
базмаган чагы.
Күңел тулудан,
Әсир булудан
Шагыйрьнең бер юл
язмаган чагы.
Кем бәхетле дөньяда?
Кем бәхетле дөньяда? —
Игенче иген иксә,
Олаучы атын җиксә,
Юлаучы барган җиреннән
Исән-сау кайтып җитсә —
Шул бәхетле дөньяда.
Балыкчы балык тотса,
Балтасын тотса оста,
Мәңгелек сүз әйтсә шагыйрь,
Булса да җыры
кыска…
Кем бәхетле дөньяда? —
Җырчы җырлап туймаса,
Рәссам төсен җуймаса,
Көзе җитмәс борын адәм
Яфракларын коймаса…
Шул бәхетле дөньяда —
Кем Кешегә елмая,
Кайгы килсә, җиргә түгел,
Айга карап моңая…
Шул бәхетле дөньяда —
Кемгә газиз Ил-ана,
Кем тормышның кадерен белә
Һәм үзенә инана!..
«Ышанам йөрәгемә» китабыннан
Юлга чыктым
Юлга чыктым.
Йөгем нинди авыр,
Юкса
Җыймадым да вагын-төяген…
Хәер,
Кайчак дуслар күтәреште,
Тик күбесен үзем төядем.
Юлга чыктым…
Барыр җирем ерак.
Беләм:
Ак күперләр көтми алдымда.
Иңнәремә салдым бар йөгемне,
Ышанычым салдым —
Адымга…
җавап
– Син шигырьдә янасың да
Өзелеп-өзелеп сөясең.
Ә чынлыкта ничек менә? —
Арттырмыйча сөйлә син…
Гамьсезне дә уятырлык
Сүзләр сайлый беләсең.
Әллә инде болай гына
Оста сайрый беләсең…
– Шигыремә ни салынган,
Шул – серемнең изгесе.
Яшәвемнең рәвеше ул,
Тормышымның көзгесе!..
«Сез, шагыйрьләр, – дисең, – хыял капчыклары…»
«Сез, шагыйрьләр, – дисең, – хыял капчыклары,
Бер уйласаң, сездән нинди файда инде…»
Тик онытма: һәр җиңүне алгы сафта
Әйдәп барды җыр-пионер, җыр – иң башта,
Җырлар белән күптән үк бит айда идек…
Үзем белән үзем сөйләшәм мин
Үзем белән үзем сөйләшәм мин,
Әңгәмәдәшләрем юктан түгел.
Кайчагында шулай үз-үзенә
Сорау бирә, җавап эзли