Скачать книгу

абзый турында очерк язу уе белән канатланып кайттым. Нур өстенә нур өстәп, кайтуыма өч көн дигәндә, Мирхәйдәр абыйдан хат килеп төште. «Зур куанычыбызны уртаклашабыз. Ни гомер үткәч, бабайны тагын бер Дан ордены – I дәрәҗәлесе эзләп тапты… Шулай итеп, Гапсаттар солдат – полный кавалер хәзер!..»

      Зәки Нури повестьның азагын укыды да:

      – Күз алдында терелттек. «Басарга!» дип кул куярга була хәзер, – диде. – Совет үлеме – дөньяда иң бәхетле үлем! Шулай да… Үлем белән бик злоупотреблять итмик…

      Дәрәҗә тәме

      Язучылар берлегендә эшли башлагач, яшь шагыйрь Равил Фәйзуллин, бер төркем өлкән язучыларны туплап, Сарман районына әдәбият көннәре үткәрергә чыга. Арада драматург Сәет Кальметов та була. Аның иҗатын Равил Фәйзуллин бик белеп бетерми, халыкка ничек тәкъдим итәргә? Аптырагач, ул өлкән язучының фронтовик булуына, сугышны сержант званиесендә тәмамлавына басым ясап сөйли.

      Икенче авылда халык белән очрашу вакытында Сәет Кальметовны лейтенант дәрәҗәсенә күтәреп җибәрә. Үзе эченнән шикләнеп тә куя. Әмма Сәет Кальметов бернинди ризасызлык күрсәтмәгәч, юмартланып китеп, өченче авылда аңа – капитан, дүртенче авылда исә майор дәрәҗәсен биреп ташлый. Хәрби дәрәҗәсе арткан саен, Сәет Кальметов яңадан-яңа сугыш детальләре табып, тагын да очыныбрак чыгыш ясый икән.

      Ниһаять, район үзәгендәге Мәдәният сараенда хушлашу кичәсе була. Равил Фәйзуллин берәм-берәм язучыларга сүз бирә. Менә Сәет Кальметовка чират җитә. Костюмын үтүкләп, яңа галстук тагып, бүген инде полковник булырга җыенып, трибунага таба барып яткан Кальметов «сержант» дигән сүзне ишеткәч өнсез кала, Равил Фәйзуллинга рәнҗүле караш ташлап, кабаттан сержант роленә кайтып төшә алмыйча тора.

      Рапорт

      Университетның хәрби кафедрасында дәрес башланырга тора. Ул чактагы студент Зөлфәт дежурлыкны курсташы Мөдәррис Әгъләмовка тапшырган. Менә-менә ишектән майор Шакиров килеп керергә тиеш. Мөдәррис рапортын инде йөз мәртәбә авыз эченнән кабатлаган. «Товарищ преподаватель! Во время моего дежурства…» дип башлыйсың да…

      Менә ишек ачыла, һәм класс дәррәү аягүрә баса. Майор Шакиров рапорт кабул итү кебек ләззәтле мизгелгә әзерләнә. Мөдәррис «Смирно-о!» командасы бирә дә җитез адымнар белән майор каршына килеп баса, киноларда немец солдатларыннан күреп калганча, үкчәсен үкчәгә бәреп честь бирә. Чатнап торган тавышын яңгыратып, рапорт бирә башлый:

      – Товарищ предатель!..

      Аһ, каһәр суккан чытырманлы урыс теле! Җиңел генә әйтәсе иде бит… Класс гөр килеп көләргә тотына. Мөдәррис тотлыгып кала. Майор Шакиров агарып чыга. Дулкынланган чакта шундый гадәте бар аның: сул күз кабагы тартыша башлый, уң терсәге белән ул үз касыгына төртеп куя. Совет майорына «предатель» дигән хәтәр сүз әйтүдән каушап калган Мөдәррис тә нәкъ Шакиров хәрәкәтләрен үзе дә сизмәстән кабатлый: сул күз кабагы тартыша, уң терсәге белән үз касыгына төртеп куя.

      Моны ук көтмәгән майор кычкырып җибәрә:

      – Ещё дразнишься!.. Вон из класса!

      Шул китүдән Мөдәррис Әгъләмов хәрби кафедрага

Скачать книгу