Скачать книгу

көннәрнең берсендә Туфан «Волга» машинасының, капка баганасына бәрдереп, ике ишеген умыртып чыгарды. Шулчак, кувалда тотып, Мөдәррис килеп җитте:

      – Хәзер төзәтәбез аны, Туфан әкә, кайгырмагыз…

      – Кайгырмыйм да. Миңа нәрсә тора ул ике ишек! – диде Туфан.

      Ул арада Мөдәррис капканың иңен үлчәп алды:

      – Иңе алты метр капкаңның. Машинаңны аркылы чыгарсаң да бәрелми бит югыйсә…

      – Тизлек зур иде. Арт белән чигендем мин, туксан белән, – диде Туфан.

      Кол Галидән алып Эдита Пьехага кадәр укып барган Мөдәррис Әгъләмов техникадан хәбәрдар иде. Туксан чакрым тизлек белән чигенә алырдай машинаның безнең илдә генә түгел, байлыгы череп ятучы капиталистларда да юклыгын уйлап, бик аптырап башын чайкады. «Арттыра бу… Кичә Аяз Гыйләҗев белән утырганнар, ахрысы», – дип уйлады. Сынган «Астра» сигаретын төкерекләп ябыштырды да иреннәре арасына кыстырып куйды.

      Икенче көнне Туфан утыз ике бройлер чеби алып кайтты. «Волга» ны сарай кырыена этеп китерделәр.

      – Чебиләргә менә дигән кетәклек була бу, – диде Туфан.

      – «Мерседес» булмаганда ярый инде, – диде Мөдәррис.

      Туфанның уң як күршесе Гәрәй Рәхим иде. Йортны үз проекты белән төзетеп куйган шул чукынчык Григорий Рәхим – Гәрәй Родионов. Аның мөселман һәм христиан архитектурасының гүзәл үрнәгендә төзелгән йорты алгы ягыннан карасаң – арткы ягына чыккан кебек, арткы ягыннан карасаң, алгы ягы кебек тоелмый иде.

      Гәрәй Рәхим туган авылы Федотовкадан керәшен сарыклары алып кайтты (Батулла-Турай энциклопедиясендә «керәшен сарыгы» дип дуңгыз атала). Тоз күзле чучка малайларының исе бөтен тирә-юньгә таралды. Аларның үтеңне сытарлык итеп чинауларын Туфан каш җыерып тыңлап торды да: «Мөдәрристән күрәсе казалар пүчтәк кенә булыр, ахрысы», – дип уйлап куйды.

      Туфан магнитофонга кадак кагу, балта-пычкы тавышларын яздырган иде. Магнитофонын бар көченә борып, тахтага сузылып ятты. Берзаман торып караса, Мөдәррис тә, Гәрәй дә үз ихаталарында үкертеп эшләп яталар. Бер сәгатьтән соң Туфан арыган кыяфәт белән баскычка чыкты.

      Шабыр тиргә баткан, еш-еш сулу алган Гәрәй Рәхим, чиләгеннән генә күтәреп, су эчте дә:

      – Ну эшлисең дә икән, Туфан! – диде.

      – Ә как же, мин бит крәстиән малае!

      «Шигырь-мигырь маташтырганчы, балта тотып эшләсеннәр, файда булыр, ичмасам», – дип, үзалдына сөйләнде.

      Шулай итеп, бер атна буе магнитофоннан балта-пычкы тавышларын уйнатып, «Диләфрүзнең кияүдән аерылуы» дигән яңа пьесасын язып бетергәннән соң, Туфан дөньяга чыкты. Караса… Гәрәй Рәхимне танырлык та түгел, Хиросима бомбасыннан исән калган кеше кебек. Яңагы суырылып калган, Югары Совет ашханәсендә тукланып, матур гына түгәрәкләнеп килгән корсагы кадакка эләккән футбол тубы сыман шиңгән. Кулында балта. Сикәлтәле борынын биетеп, нәселле тешләрен күрсәтеп көлгән була тагын үзе.

      Мөдәррис исә бер атна эчендә, шигырь сөйләр өчен, сәхнәле итеп, иркен сарай корып куйган. Кыяфәт тә элеккечә. Кулы коралга ябышып тора каһәрнең. Ярлы язучыларга юкка гына ун ел буе дача

Скачать книгу