Скачать книгу

мәсәлән, байтак романнары белән җәмәгатьчелекне шаулаткан һәм күп санлы укучылары булган Г. Әпсәләмовның өслүбен яратмый идем. Бик дөрес фикерләр, хак сүзләр, редактор кулы кергән төзек җөмләләр. Ләкин алар миңа җансыз булып тоелалар иде. Заманында Г. Бәширов, әле ул вакытта Гомәр Разин, яшь Әпсәләмовның иҗатына бәя биргәндә, тел-өслүп мәсьәләсен дә кузгата. Ул биргән сабакларны Әпсәләмов үзләштереп бетермәгән иде…

      Әпсәләмов белән Исхакый арасында параллельләр эзләмим мин. Киресенчә, алар бер-берсенә перпендикуляр.

      Гаяз Исхакый теле демагоглар теле түгел. Ә бит бүгенге әдәби телне еш кына демагоглар һәм шомакай вә шамакай лыгырдыклар, тел бистәләре, төрле бушбугазлар эшкә җигәргә маһир… Монысы да хак! Шунысы кызык: кичә бу шомакайлар кеше ашаучы Сталинны, гадәттән тыш матур сүзләр табып, күкләргә чөеп мактаган булсалар, бүген, затлы кәләпүш киеп алып, ярыша-ярыша, милләтне мактарга тотындылар. Ә Гаяз Исхакыйча сөйләү һәм язу өчен бөтен барлыгың һәм фикерләвең дә Исхакыйча тирән һәм бәхәс кузгатырлык җәдиди булырга кирәк. Әйе, Исхакый ашыккан, яшәргә һәм гамәл кылырга ашыккан, очынкы фикере зәңгәр күк тирәнлегендә эреп җуелганчы аны кәгазьгә төшереп калырга ашыккан, ә язганын хәзерге әдипләр шикелле кайта-кайта шомартырга, камилләштерергә аңа насыйп булмаган… Тәкъдир.

      Мин Исхакыйның тел-өслүбен булганынча кабул итәм һәм аны шул килеш яратып укыйм. Ул гына да түгел, аның искерә төшкән телендәге, ихтимал, замандашларына чүп үлән шикелле тоелган кытыршылыклар миңа табигый кыр чәчәге сыман булып күренәләр. Лев Тостойның стилистик тайпылышларын, төгәлсезлекләрен дә бүгенге рус укучысы шулай норма итеп, әдәби алым сыманрак кабул кыла түгелме? Толстойны искә төшергәч, аның яшь язучыларга башта каләмнәрен «үз иркенә куярга», фикереңне кәгазьгә төшереп калырга, аннары гына, әйләнеп кайтып, телне чарлау юнәлешендә эшләргә киңәш итүен дә онытмыйк. Бөек Толстой фикерне беренче урынга куйган. Ә бит телен шомартырга аңа турылыклы хатыны да ярдәм иткән әле…

      Менә шушында минем бер тәкъдимем бар. «Гаяз Исхакый теле» дигән сүзлек эшләргә кирәк. Моннан ярты гасыр диярлек элек Гаян Әмиров әфәнде Тукай теленең сүзлеген төзегән иде. Татар китапчылыгында хөкем сөргән кысынкылык аркасында ул аны бастырып чыгара алмады, өстәвенә төрле сәбәпләрдән Казанны ташлап ук китте. Аның кулъязмасының язмышын ачыклыйсы һәм, югалып-таралып бетмәгән булса, шуны нәшер итәсе иде. Әнә русларның «Пушкин теле сүзлеге» бар бит. Начармы-яхшымы, Салтыков-Щедрин сүзлеге дә бар дөньяда. Беләсегез килсә, соңгы елларда борадәр Стругацкий әсәрләренең ике томлы сүзлеге дә чыкты. Фантастика!

      Ә бездә «Тукай теле сүзлеге»ннән соң, «Исхакый теле сүзлеге», «Ибраһимов теле сүзлеге» кебек белешмәләр чиратка бассын иде. Минемчә, гайрәтле, тешләгән җиреннән өзә торган егетләребез булганда, озакка сузмыйча гына ерып чыгарлык эш бу. Гүзәл эш! Әйдә, тагын көнләшсеннәр бездән ут күршеләребез!

      «Исхакый энциклопедиясе» дә

Скачать книгу