ТОП просматриваемых книг сайта:
Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Читать онлайн.Название Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-02856-1
Автор произведения Адлер Тимергалин
Жанр Современная русская литература
Издательство Татарское книжное издательство
Искиткеч бит! Артыбызда әллә кайчан ук шушындый аек фикерләр, төпле сүзләр әйтелгән булса да, без, рухи хәзинәбездәге чын энҗеләрне читкә тибәреп, даһиларыбызның бәясен төшерергә маташабыз.
Гаяз Исхакый әсәрләренең телен ошатмыйча, чырайларын сыткан кешеләргә Гаяз Исхакыйның «әбиләр чуагы» көннәрен ничек тасвирлавын укытасым килә. Укыгыз, кычкырып укыгыз, колагыгыз да ишетсен!
«Кояшның йөрешендәме, җылысын чәчүендәме, әллә йирне каплаган яшелләвекләрнең, яшел уҗымнарның, саргая башлаган яфракларның шул нурны каршы алуларында – ингыйкас иттерүләрендәме, җәйдә дә, көздә дә, язда да күрелмәгән бер башкалык була; була гына түгел, бөтен шул көннәр шул йомшак башкалыкка манчылган, җумайланган була. Болыннарны, яланнарны, суларны, урманнарны коендыра торган кояшның нуры тагы аграк, тагы яктырак була.
Кояшның шул үтә күренә торган яктылыгындамы, кояшның җылысын бөтен дөньяга тигез йиткерер өчен тырышуында, нурын яудыруындамы, әллә шул чиксез тын, ак көндә һаваланып кына агып йөри торган нечкә-нечкә күбәләк җепләрендә, үрмәкүч дилбегәләрендәме, бер бәхилләшү, бер аерылышу, бер кызганышу буявы, бизәге бар.
Авылларда бу вакытта киленнәр, каенаналар да орышышмый.
Бу вакытта авылда берсен берсе күралмый торган яшь әтәчләр дә канга батышып сугышка керешми.
Бу вакытта мулла белән мәзин дә фидия өчен, зират печәне өчен кычкырышмый, талашмый.
Әллә ник һәрнәрсә, һәр мөнәсәбәт тынып тора, дустлык, дошманлык тик хәл җыя.
Бу көннәрне авылда әбиләр атнасы диләр».
Галимнәрнең, әйтик, докторлык дәрәҗәсенә лаекмы-түгелме икәнен тавыш бирү юлы белән хәл итеп була.
Сәнгатьтә исә җыйнаулашып хәл итү һич кенә дә ярамаган нәрсәләр күп. Әдәбияттагы, шул исәптән әдәби телдәге, яңалык та әдип үзе генә, бер ялгызы гына хәл иткән нәрсә түгелмени? Бөек әдип безгә яңа аршын, яңа өлге ясап бирә. Аннары без аны кем кулыннан алганыбызны да онытабыз.
Тел мәсьәләсендә курьёзлар да күренгәләп тора. Гаяз Исхакыйның 1990 еллар башында чыккан «Зиндан» китабында «Алла эшкәртә» дигән сүзләргә тап булгач, аптырабрак калганымны хәтерлим. Укучының да хәтеренә төшерим: анда әтисен (Исхакыйны) моңарчы күрмәгән-белмәгән сабый баланың (соңыннан әтисе янына чит илгә киткән кызы Сәгадәт булырга тиеш) аңа куллары белән үрелүе турында сүз бара. Китапның нәширләре (текстологлар, редакторлар, корректорлар) Исхакый кулланган «әшкәртү» сүзен аңламыйча, аны «эшкәртү» дип транскрипцияләгәннәр. Югыйсә бу сүзнең мәгънәсенә карата Н. Исәнбәттә «Бер кыен хәлгә дучар булып нишләргә дә белмәгәндә, инстинкт белән күңеленә үзлегеннән бер чара килүне шулай әйтәләр» дигән аңлатманы очратабыз, ягъни эзләнгән кеше, һич югында, Нәкый агага шылтыратып та белешә алган диюем. Асылда исә бу сүз «әшкярә» сүзе белән тамырдаш булырга тиеш. Анысы да мәгълүм сүз, тик соңгы тапкыр В. И. Ленин томнарын тәрҗемә иткәндә генә «гласность» мәгънәсендә