Скачать книгу

Сукмактан чирәм ягына аз гына да тайпылырга ярамаган бала боларны каян белсен? Читкә җибәрсәң – куркыныч, тормышның, урамның яхшы ягына караганда, Иблис законнары йогынтысына эләксә, күңелен берничек тә йомшарта алмассың аннары.

      Кая монда моң турында уйлау? Урамда файдасызга вакыт уздырып йөрмәсен, башына тилемсә уйлар кермәсен – хәзерге заманда бала үстерүче ата-ананың уенда шул гына. Ә үзенә кирәк моңны, вакыты җиткәч, тормыш үзе сеңдерә аны. Баланың буш вакыты калмасын. Нәрсә белән булса да кызыксындырырга кирәк. Тукай әйтмешли, «картаеп, буыннар каткач, эш белү уңайсыз ул».

      Акыллы гына күренгән балаларның да урамга ияләшкәч юлдан чыгулары турында мисаллар бар. Шуңа күрә, өйдә тагын бер компьютер барлыкка килгәч, Айнурның түбәсе күккә тиде. Берүзенә бер компьютер. Урамны бөтенләй онытты.

      Ә менә Рәхимәнең тынычлыгы югалды. Аяклары еш кына теге ишегалдына алып килә аны. Килгән саен, Айнурга охшаган үсмерне, аның сеңлесен күзәтте.

      Кем балалары икән алар?

      Ирен хыянәттә гаепләргә дә урын юк кебек. Чөнки Ахиярының баласы түгеллеге аңа көн кебек ачык. Иреннән шикләнерлек сәбәп булса, җиңелрәк тә булыр иде әле. Яшьлектә кем җилкенеп алмый да, кемнең генә кавыша алмаган ярлары калмый? Әнә бит Ахияры да:

      – Син минем тормышымда бердәнбер хатын-кыз булдың. Синең белән очрашканга хәтле, мин кызларга күтәрелеп карарга да ояла идем. Миңа алар оҗмах фәрештәләре кебек тоелды. Ярый әле Ходай Тәгалә миңа сине бирде, – дип әйтә иде.

      Шулай булгач, ник борчылырга инде? Бер-берсенә охшаган кешеләр азмыни? Тиккә генә җирдә яшәүчеләрнең нәсел агачы Адәм белән Һавага килеп тоташмый бит. Кешеләр – бер ата-ана балалары.

      Алайса, Рәхимәнең күңелен нинди корт кимерә соң?

* * *

      Әллә үсмерлек чоры Айнурга шулай тәэсир итә, әллә компьютер… Моңарчы әтисе ни әйтсә, шуны эшли торган малай соңгы вакытта бик үзгәрде.

      Әтисе эштән кайткач, Айнур аның белән сөйләшмәскә тырыша. Сөйләшкәндә дә, араларыннан салкын җил үткән кебек, ниндидер киеренкелек хасил була. Бу хәлне Ахияр да, Рәхимә дә сизде. Вакыты җиткәч җайланыр әле дигәндәй, үзләрен тынычландырырга тырыштылар.

      «Бала – үскәндә генә бала, үскәч чага» диюләре шушы үзе микәнни?

      Беркөнне Айнур:

      – Әни, син әтине артык иркәлисең, ул бит бала түгел, – дип, үпкәләгән кебек әйтә башлагач, Рәхимә тагын да ныграк уйга калды.

      – Улым, әтиеңә булган мөнәсәбәтем сиңа иркәләү булып күренергә тиеш түгел. Тик «бала – бәгырь ите» дигәнне дә онытма. Ана йөрәге бала өчен ныграк өзгәләнә. Әтиеңә булган мәхәббәт балага мәхәббәттән бөтенләй үзгә, аларның бер-берсен һич чагыштырып булмый, – диде ул.

      – Әгәр дә ул синең мәхәббәтеңә лаек булмаса?

      – Тфү, тфү! Авызыңнан җил алсын бу сүзне, улым!

      Айнур ул көнне башка авызын ачып бер сүз дә сөйләшмәде. Кичкә таба урамга чыкканда гына:

      – Озаграк йөрсәм, борчылып тормагыз, – диде.

      Ана күңеле борчылмыймы соң? Ахияр да өйдә юк, ичмасам. Ул: «Эштән соңрак кайтам», – дигән иде. Күршеләргә

Скачать книгу