Скачать книгу

тә кире уйлаучы парлар аз түгел. Бу эш теләк кенә түгел, тәвәккәллек тә сорый. Ахыргы нәтиҗәсенең уңышлы булырына йөз процент ук ышандырып булмый. Әле балага табигый юл белән узып тапкан очракта да булырга мөмкин ул. Килгән очракта, үзләренә ярардай донорны табып булырмы? Тапкан очракта да, әллә нинди көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин бит.

      Профессорның күз алдыннан егерме еллар элек булып узган бер вакыйга чагылып үтте.

      Пробиркада яралгы барлыкка китерү буенча үткәрелгән тикшеренүләрдән соң аны гамәлгә кертү башланган чак иде. Әле генә бу ир утырган урында бик матур пар утырды. Алар дистә елдан артык бергә яшәсәләр дә, хатыны балага уза алмаган. Ничәмә-ничә тапкыр тикшерү үткәннәр, медицина күзлегеннән караганда, икесе дә сәламәт. Ләкин ир белән хатын сөенерлек вакыйга булмаган.

      – Көтегез. Барысы да Ходай кулында, – диюдән кала башкача тынычландыра алмады ул чагында доктор Камалов. – Егерме елдан соң да балага узу очраклары бар.

      – Ул чагында, беләсезме, миңа ничә яшь була? Пенсиягә чыгам! Яшьтәшләрем оныкларын сөячәкләр, ә мин? Юк, минем йә булыр, йә булмаска ышанып гомеремне үткәрәсем килми. Миңа бала кирәк! Хәзер кирәк! – Хатын, иренә карап: – Шулай бит, Айвар? – дип тә куйды.

      Иренең ни уйлавын йөзенә генә карап белеп булмый иде. Ул хатынының сүзен җөпләп баш какты.

      – Үземнән булмаса, донорныкы да ярый, – диде.

      – Аллаһының табигый булмаган юл белән бала тудыруга каршы булуын беләсезме?

      – Ә Мәрьям ана нишләп дөньяга табигый рәвештә килмәгән?

      Камалов инде бу сорауга җавап бирә алмады.

      – Без язмышыбызны, Аллаһыга сыенып, сезнең кулга тапшырырга булдык. Ходай безне ярлыкамый калмас.

      Профессор проблеманы хәл итү алдыннан була торган очрашу көнен билгеләде.

      – Без сезнең икегезгә дә, билгеле бер карарга килгәнче, медицина тикшерүе үткәрергә тиешбез, – диде ул. – Аңарчы берни дә ышандыра алмыйм. Аннан соң хатыныгызга гормоннар терапиясе үтәргә туры килер. Сезнең бер-берегезгә туры килү-килмәвегезне ачыклыйсы бар…

      Үз балалары булмаган гаиләләр соңгы елларда шактый килә әлеге үзәккә. Төрлесенең язмышы төрлечә хәл ителә. Кайчандыр Әскияровлар да, балалы булу теләге белән, шушы үзәккә килгәннәр иде бит…

      Менә Камалов янына, анализ нәтиҗәләрен алып, ярдәмчесе Илшат керде.

      – Йә, нинди нәтиҗә белән куандырасың, – диде Камалов егеткә, кәгазьгә карамыйча.

      – Әскиярованың күзәнәкләре иренекен кабул итми, – диде Илшат. – Тыныч кына торган күзәнәкләр аныкы белән очрашканда ярсына башлый хәтта.

      – Кызык… Базадагы бүтән донорның күзәнәкләре белән кушып карарга кирәк.

      – Анысын да эшләдек.

      – Кабул итмиләрме?

      – Кабул итмиләр!

      – Ә ирнекен шулай иттегезме?

      – Берничә донорныкы белән кушып карадык. Барысы да кабул итте.

      – Алайса, алар бер-берсенә туры килмиләр булып чыга?

      – Шулай кебек.

      – Авыр очрак… Ярый, тәҗрибәне дәвам итегез…

      Әйе, тормышта ир белән хатынның яратышмыйча гомер итү очраклары

Скачать книгу