Скачать книгу

чыккан икән. Витаутасы Туктамыш өчен беркем түгел, мәгәр Урда ханы ләһ таҗдары Ягайло белән тугандаш солыхта бит. Дөрес, Туктамыш хан үзе дә капчыкка салып китерелгән һәм сыналмаган мәчене ялгыз көе тычкан-күсе ауларга озатудан шикләнебрәк калган. Шуңа күрә аңа җеп урынына карт төлкесен – Ак Хуҗа бәкне тагып җибәрде ул. Шулай, искергән тун, гел ямаудан гына торса да, ияләнгән тәнең өчен барыбер җылырак шул.

      Туктамыш үзе купмагач, Карабәк тә вакланып маташмады.

      – Әйдә, икегез дә парлап кузгалыгыз, – дип, фатиха биргәндәй итте ул Көңгер җигән белән улы Солтанга. – Мәгәр син, балакаем, яуга бик ыргылма. Күбрәк әнә, Көңгер агаң җилкәсенә ышыкланып, арттарак йөр. Сиңа сугыш гыйлемен үзләштерү өчен, әй, дәрьялап су эчәргә, арбасы-арбасы белән тозын да ашарга кирәк әле. Һәр адымда агаң белән киңәш, ул яу утларын байтак йоткан инде. Карагыз аны, исән-сау йөрегез анда икегез дә…

      Ходайның рәхмәте, өч айдан соң, көмеш тәңкә сыман ялтырап, исән-сау кайттылар. Берсен берсе уздырып шапырына үзләре.

      – Солтан Әхмәт, аңгыра, безнең яу сәфәре турында бөтенләй белмәгән дә. Тимер Капка кирмәне янында да, Дәрьял тарлавыгында да, им өчен дип, поскын алай йә сак чирүләре куеп маташмаган. Тәбризгә чаклы җырлап кына бардык. Мәгәр мәркәзләре өчен сигез көн буена иртәдән кичкә чаклы орышырга туры килде. Барыбер дә яулап алалмадык. Кала түрәләре үзләре бирелергә карар иткән. Әхмәтнең акыртып талавыннан да, үзенә ришвәт түләмәгән өчен һөнәркян илә елгыр сәүдәгәрләрне дарга озаттыруыннан да туеп беткән булган Тәбриз халкы. Әхмәтне бауга бәйләп безгә тапшырырга ният иткәннәр дә, кайсыдыр бер сатлык ярдәмендә Әхмәт Баһдадка ук, Аксак Тимер канаты астына чыгып качкан. Капканы ачтылар ачуын, иллә мәгәр комсыз Хазбулат бәк барыбер тәбризлеләрдән ике йөз илле туман йолым түләттерде.

      – Син белмисең инде аны, гамуҗа[40] агам. Сыңар туманнары – бер сандык чамасы ул. Ә ул туманның бер-берсенә генә дә йөз мең данә көмеш тәңкә керә.

      – Әстәгъфирулла! Ике йөз илле сандык көмеш тәңкә! – дип шаккатты Карабәк.

      Бактың исә, алай шаккатучылар яки нәфесе азганнар бер Карабәк кенә түгел икән. Яз җитүгә, ил өстендә инде чыбыркысын шартлатып малларын кузгаткан көтүченеке шикелле яңа фәрман.

      – Солтан Әхмәт безнекеләр китү белән кире кайткан анда. Әзәриләр өстенә өр-яңа яу! Бу юлы гаскәр борынында Туктамыш хан шәхсән үзе бара!

      Менә шулай. Орыш-яулар Урданы, сазлык кебек, һаман та ныграк үз эченә тарта. Әлегә Урда тездән кереп батты, ә сазлык аны торган саен төпкәрәк суырачак. Аннан исән-имин котылу насыйп булмастыр, шәт…

      Яу сәфәренә шәхсән үзе чыккач, хан гаскәре йөз мең җайдактан да ким була алмый инде, таҗдарларга юлда очраган кыяны урап үтү йә җиңелеп кайту бөтенләй төс түгел. Сәрдәрләр әйдәгән чакта яу ирләре ихатадан чыккан тавык көтүе шикелле иркенәеп һәм таралып йөрсә, бу юлы инде һәр төмән башында олысбәк үзе баргач, бәйгегә чыккан чабышкылар йә булмаса чибәр кәләш янына ашыккан яучылар олавы шикелле гаҗәп елгыр һәм бердәм юырттылар. Былтыр урдалыларны рәнҗемәслек итеп

Скачать книгу


<p>40</p>

Гамуҗа – туганнан туганның абыйсы.