Скачать книгу

акча таба алмау оят ул, Фахирә, – дип, кулын аның иңбашына салды.

      Фахирә, куштанның ниятен сизеп, куркуыннан катып калды. Фәйзулла аны көчләп мич артыннан сөйрәп алып чыккач кына, хатын ялварырга кереште:

      – Алла хакы өчен, мәсхәрә итмә, Фәйзулла абзый… Алла хакы өчен!..

      – Куркырлык берни дә юк, акыллым, куркырлык берни юк!.. Шундый яшь була торып, акча таба алмыйсың!.. Әйе… яшьсең… чибәрсең… – дип сөйләнде Фәйзулла.

      «Кешеләргә кычкырыйм микән әллә? Тик кем ишетер соң? Ярдәмгә кем килсен?» – дип уйланды Фахирә.

      Шулчак баласы уянды һәм ят тавыштан куркып, кычкырып елап җибәрде. Фәйзулла аңа ипи сындырып бирде. Бала тәмле ипи исен сизүгә тынып калды, ипи кисәген комсызланып эләктереп алды да тиз-тиз ашарга кереште.

      Куштан яңадан Фахирәгә омтылды. Көчле куллары белән аны кысып кочаклап алды.

      – Ипи алып килдем. Тагы китерермен… Алла боерса, ач булмассың. Салымыңны да үзем түләрмен… Яхшылыкны аңламасаң, бу бәхетнең кадерен белмәсәң, ул чагында үзеңә үпкәләрсең… Ялангач тәнеңә юеш тал чыбыгы сызгырып төшә башлагач, мине исеңә төшерерсең дә, соң булыр…

      Баланың йотлыга-йотлыга ашыгып ипи чәйнәгәне һәм тышта җил улаганы гына ишетелә иде.

      Хатын, актык көчен җыеп, старостаның кулыннан ычкынырга омтылып карады, әмма чамаламыйчарак талпынды – башы белән сәке читенә бәрелеп егылды да һушын  җуйды.

      Фахирә Фәйзулланың кайчан киткәнен хәтерләмәде. Башында, утлы очкыннар шикелле «салым, акча… ипи… чыбык… мәрхүм ирем… староста» дигән уйлар гына бөтерелде. Колак төбендә хурлыклы җыр сүзләре яңгырады. Баласы исә сәкедә тып-тын гына ипи ашап утыра иде.

* * *

      Берничә көннән соң тегермәнче Фәйзулла старостага буада мәет барлыгын килеп әйтте. Фәйзулла, пүнәтәйләр ияртеп, шунда китте. Мәетне судан чыгардылар. Кечкенә баласын күкрәгенә кысып, суга батып үлгән Фахирә иде бу.

      – Ачтан үлгәнче болай үлү хәерлерәк дигәндер, – диде Фәйзулла һәм пүнәтәйләргә: – Өеннән тапкан әйберләрне каравыл йортына илтегез. Салымын түләр өчен булыр, – диде.

      Мәетнең өстенә иске чыпта каплады да десятскийларга бу хакта становойга хәбәр итәргә кушты.

      Ике көннән соң, доктор һәм ике стражник ияртеп, становой килде. Доктор Фахирәнең мәетен ярып карагач, становой аны күмәргә рөхсәт итте.

      Фәйзулла салым җыю турында түрәгә хәбәр итте:

      – Салымны түли алмыйлар, ваше благородие, алырлык нәрсәләре юк… Минемчә, бер генә юл калды, – диде ул.

      Становой моның нинди юл икәнен бик яхшы белә иде. Ул җавабын шундук бирде:

      – Ярый, башлагыз! Бөтен эшне берьюлы бетерик. Барысы да әзерме? – диде.

      Тырыш Фәйзулла чыбыкларны алдан ук әзерләп куйган иде. Нечкә тал чыбыклары, сызгырып-сызгырып, ач кешеләрнең аркаларына төште. Чыбык белән суктырганны күтәрә алмыйча, күп кеше җан бирде. Исән калганнары, кычкырып-ыңгырашып ята торгач, аңнарын җуеп тынып калдылар. Стражниклар аларны, авыр итекләре белән типкәләп, аңнарына китерделәр дә, башкаларга урын бирер өчен, бер читкә кудылар яисә, арык, хәлсез атка салып, өйләренә озаттылар. Шешеп чыккан аркаларындагы кызарып янган яралары

Скачать книгу