ТОП просматриваемых книг сайта:
Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу
Читать онлайн.Название Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)
Год выпуска 1930
isbn 978-5-298-03505-7
Автор произведения Махмут Галяу
Жанр Зарубежная классика
Издательство Татарское книжное издательство
Халык котырына башлады. Тамаша кылып торучылар шатлануларыннан үкерергә керештеләр.
– Бәрәкалла! – дип куйды мулла.
– Көч тә бар икән үзендә! – диде Әкрәм карый, исе китеп.
Бер кеше дә көтмәгәндә, мәйдан уртасына тагын бер көрәшче чыкты. Бөтенесе шаккатып тынып калды. Бу кеше Миңлебай Сафасы иде. Баягы гауга ачуы белән ул бөтен халык алдында абыйсыннан үч алырга җыена иде.
Вафа шаяртып кул гына селтәмәкче булган иде дә алай итмәде, үзенең көченә ышанып, Сафага таба китте. Билләрдән алыштылар. Вафа энесен бер талпынуда ук егып салырга чамалап карады, әмма Сафаның да эчендә кайнаган ачуы көчен бермә-бер арттырган иде. Шуннан соң Вафа хәйлә белән алмакчы булды. Ләкин көрәшне мавыгып карап торган халык:
– Вафа, хәрәмләшмә!
– Алдашма!
– Аяк чалма! – дип кычкырды.
Вафаның бая беренче дошманын еккан хәйләсе бу юлы барып чыкмады. Сафа, бу хәйләгә бирешмичә, үзе һөҗүмгә күчте. Баштарак аның да Вафаны егарга тырышуы барып чыкмады, аннары ул кинәт сизелмәслек бер җитезлек белән абыйсын җиргә егып салды да күкрәгенә менеп утырды.
Халыкның шаулашуы авылга чаклы ишетелгәндер.
Вафа, ачуы кайнап, әкрен генә җирдән торды да энесенә ташланды. Әмма куштаннар аңа яңадан Сафа белән алышырга бирмәделәр.
– Булды! Булды! Хәзер ат чабышы башлана! – дип, Вафаны читкә алып киттеләр.
Шулай итеп, Сафа беренче батыр булып калды.
Иртән бүләк җыеп йөргән теге куштан, аны дәшеп алып:
– Батырлыгың өчен ни бирик? Бабаң чапанын аласыңмы? – дип сорады.
– Миңа берни кирәкми… Чапанны әнә беренче килгән ат иясенә бирегез, – диде Сафа.
– Киләләр! Атлар килә! – дигән тавышлар ишетелде.
Халык төркеме, чайкалып-кузгалып, икегә аерылды.
Чабып килүче атлар күренде. Халык ачкан юлга муеннарын сәер генә сузган өч чабышкы килеп керде. Малайлар атларның сыртына ятып беткәннәр, ике куллап ялга ябышканнар. Башларына яулык бәйләгәннәр, битләренә ябышкан балчык кисәкләрен дә, ат өстендә тырык-тырык сикергәнне дә тоймыйлар. Атларын һай-һулап куа-куа, баганага беренче булып барып җитәр өчен ат өстеннән сикереп төшеп, үзләре йөгерергә әзер шикелле иде.
Бер ат шаулашкан халык төркеменнән куркып туктады да чыгымчылый башлады һәм халык уртасындагы юлдан узасы урында тамашачыларны әйләнеп чабып китте. Ат өстендәге малай тезгенне каерып тотты. Ярсыган ат тыңламады. Бер урында таптанып торды да кинәт арт аякларын атып җибәрде.