ТОП просматриваемых книг сайта:
Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу
Читать онлайн.Название Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)
Год выпуска 1930
isbn 978-5-298-03505-7
Автор произведения Махмут Галяу
Жанр Зарубежная классика
Издательство Татарское книжное издательство
Сабирҗан исә Гыймади белән дус булуның үзе өчен файдалы икәнен күптән аңлаган иде. Ул аны олылый, хөрмәт итә, аның белән сак эш кыла торган булды, Гыймадиның хезмәтчеләрен үзенә чакырмый, аңа бурычлы кешеләрне үз ягына тартмый башлады. Үз нәүбәтендә Гыймади да мәзиннең мондый карашын хуп күрә иде.
III. Миңлебайныкылар
Тышта һава чиста, саф, бераз салкынайта башлаган. Йортларның такта түбәләрен ак бәс сарган, ә салам түбәләр карасу төстә дымланып күперә төшкәннәр. Күктә йолдызлар җемелдәшә.
Йокы аралаш Сафаның аңына ниндидер чит тавыш килеп керде. Уянып китте, шулай да күзен ачмады. Ул үзен әле һаман да Варшаудагы караңгы солдат казармасында агач нарда ятадыр шикелле тойды. Менә хәзер фельдфебель килеп җитәр дә, сүгенә-сүгенә, урыныннан торырга кушар; шундук сикереп тормасаң, яңагыңа да салып җибәрер кебек.
Йокы исереклеге белән тарткалашып ята торгач, Сафа баягы тавышны тагын ишетте. Йокысыннан тәмам айныды. Әллә агач идәнне күсе кимерә, әллә мәче баласы ниндидер каты әйбер тәгәрәтеп уйный иде. Такта бүлем ярыгыннан якты саркып керә. Кемнеңдер пышылдап сөйләшкән тавышы ишетелде, нәрсәдер кыштырдап куйды. Сафа, урыныннан сикереп торып, бүлмә ишеген ачты.
Каплап куйган чүлмәк өстендә кечкенә генә лампа янып тора. Идәндә, киез көрпә өстендә, аякларын сузып, алга иелә төшеп, Зөһрә карчык утыра иде.
– Куркып киттем, әби. Әллә карак-мазар кергәнме дип торам, – диде Сафа, ишектән чыгып.
– Мин әле бу, улым, мин.
Карчык башын күтәрмәде. Сафа аның ни белән шөгыльләнгәнен аңлый алмыйчарак торды.
– Ни эшләп утырасың?
– Әй улым! Карт кешенең хәле шул инде, йокым килми. Бер-бер нәрсә тегәр идем дә күзем күрми. Менә шакмак уйнап утырам. Чоланга чыгарга туры килде: өйдә уйнасам, абыең тиргәнә башлый. Син ачуланма инде миңа, – диде карчык.
Гаепле кеше сыман, төссез күзләре белән Сафага күтәрелеп карады, аның ачуланмавын күргәч, яңадан идәнгә иелде. Ул бер уч шакмакны чәчеп җибәреп, берсен берсенә чиртеп тидерә дә аларны яңадан корышып беткән кулына җыя бара, үзе, тешсез авызын ача төшеп:
– Тиде!.. Юк, тимәде! Хәрәмләшмә!.. Менә шулай! – дип сөйләнә иде.
Сафа аның шулай авыз эченнән генә сөйләнүен тыңлап торды. «Әбигә балалар акылы керә башлаган», – дип уйлап куйды һәм бүлмә ишеген ипләп кенә япты да тагын йокларга ятты. Йокы аралаш әбисенең:
– Тиде!.. Юк, тимәде! Менә шулай! – дигән сүзләре ишетелеп торды.
Зөһрә әбинең ире Миңлебайны җирләгәненә утыз ел инде. Ул үзенең яшен Куян елы, Барс һәм Җылкы еллары белән санап, җитмеш яшьләр чамасына китереп чыгара. Ә метрика кәгазе буенча аның яше йөз тирәсендә инде. Шулай да үзе шактый нык әле, акылында да зәгыйфьлек юк. Ул, хәленнән килгәнчә, тишек-тошык киемнәрне ямый, өйдәгеләрнең барысына да таза бияләй-оеклар җитештереп тора. Аның өчен иң кыены – төн уздыру. Төнлә йоклый алмый интегеп чыкмас өчен, ул әнә шул