Скачать книгу

эләккән кешене тиз генә ычкындырмыйлар. Шуңа күрә ул округны „безвозвратный клапан“ дип тә әйтәләр иде. ЗабВО ул элекке Даур казакларының җирләре, комлы даладан һәм сопкаларыннан гайре берни дә юк диярлек. Һавасы кырыс континенталь. Азык-төлек ягы такы-токы. Җитмәсә, вабалы төбәк, русчалатып әйткәндә, „природная очаговость чумы“. Декабристларны тикмәгә генә шунда сөрмәгәннәрдер.

      Укуны яхшы гына төгәлләсәм дә, бердәнбер татарга юри шунда өлеш чыгаралар! Ләкин, бер дә исем китмәгәндәй, бераз дәшми торганнан соң: „Юк, мин аннан да арырак, Хабаровск якларында хезмәт итәргә телим!“ – дидем. Огурцовның гаҗәпләнүдән тешләре ыржайды, чөнки моңарчы берәү дә ул якны үзе сорамаган.

      „Юк, кушкан җиргә барыгыз!“ – ди бу. Миңа инде барыбер. Башым яшь, исән-имин. Намуслы декабристлар булган җирдә, әҗәлем җитмәсә, шәт үлмәм әле.

      Калинин әйтүенчә, быелгыдан да начаррак назначениеләр булмаган икән. Ә башта бөтенләй башкача планлаштырылган. Байтакларыбызны Мәскәүгә, Космик мединститутка алмакчы булганнар. Ләкин хәрби округ командующийлары, моны белеп, хәрби министрга мөрәҗәгать иткәннәр: „Космос институтына граждан медикларын алсыннар, ә бу хәрбиләрне гаскәрләргә бирегез!“   – дип. Министр килешә. Менә шулай, без өйләнгәч, төн кыскарды дигәндәй, юньле урынга эләкми калдык…

      Инде көн дә сәгать унга Академия бакчасына сафка тезелергә йөрибез. Мәскәүдән киләчәк язмышыбызны хәл итәсе министр боерыгын көтәбез. Олы Калинин безне барлагач карап чыга да, боерык килмәгән әле дип тарата. Хәл-әхвәлләрне белешкәннән, хәбәрләр алышканнан соң, кайсыбыз-кая китә шунда. Мондый хәл ун көнгә хәтле сузылды. Димәк, Ленинград белән саубуллашып йөрергә вакыт булды. Кайчан кабат күрергә туры килер әле бу гүзәл каланы?

      Яшь чакта белештерми, әле вакыт бар, вакытыбыз күп, дибез. Юк шул, ваемсызлыктан шулай уйлыйбыз. Чынбарлыкта вакыт гел кысылганнан-кысыла бара, сыеп булмый, узганын күрми-сизми дә каласың. Аның җитми калуына соңыннан бик үкенергә туры килә. Менә хәзер бигрәк тә якынайган Аlmа mater, дус-ишләр, мөгаллимнәр белән хушлашыр вакыт җитте. Башта бу көн бик ерак, һич килеп җитмәс кебек тоела иде. Инде югары белемле хәрби белгеч дәрәҗәсенә ирештек, куанасы иде кана. Тик җаным тыныч түгел шул. Мәрзия өчен уңайсызланам, аны шушында, адаштыргандай, ятлар арасында калдырасы бар… Югалмасмы? „Нык торса, көче җитсә, югалмас, нәни бала түгел! – дип, яхшыга юрыйм. – Мин андый сикәлтәле сынау юлын исән-имин үттем ич!“ – дип, тынычланырга тырышам. Ләкин Байкал аръягы да куандырмый.

      Тормышымның чираттагы кискен борылышы, киләчәкнең билгесезлеге борчый…

      Боерыклары килсә, тиешле юлламаларын, билет-багаж кәгазьләрен һәм тиешле акчаны алып, бер айга ялга һәм аннары гына билгеләнгән яңа частька китәсе. Ялымны туганнарым белән үткәрергә булдым.

      Миңа юл кәгазьләрен тәки Чита шәһәренә язганнар. Җыена башладым. Мәрзия сизсә дә сер бирми. Сөйләшкәнебез юк. Әләкләгәне өчен ачуым узмаган.

      Артык кием-салымнарны,

Скачать книгу