Скачать книгу

артыгын боерып булмый. Печтик кенә сәбәп тә ачуымны чыгара, ә Мәрзия исә арабызны җайлый белми, җайлашырга өйрәнмәгән. Яшь шул әле. Сүрәнәеп, йомылып йөри бирә. Шулай чүмәлә өстенә чүмәлә өелә торгач, бөтенләй сөйләшми башладык. Җитмәсә, әнием каты гына чирләп киткән. Теш казнасы һәм өч тармаклы нервысы үтереп сызлый икән. Бернинди дәва ярдәм итми, ди. Көтелмәгәндә бу чире каян килеп чыккан тагы? Әни өчен дә борчылам. Беләм, әгәр дә ул нерв һәм Гассеров төене сызлап китсә, дәвалавы бик кыен. Бөтенесе дә берьюлы бергә төелде: бик җитди, үтә җаваплы алтынчы курсым (гомеремнең төп максаты), Мәрзиянең сафтан чыгып баруы, әнинең авыруы һәм акча мохтаҗлыгы… Түземлегем төкәнә, тәкатемне тота алмыйм. Өстәвенә, иске кәгазь акчаларның бәяләрен, ун мәртәбә киметеп, яңаларына алмаштырдылар. Яман гадәтләренә кергәнчә, чукынган «юлбашчыларыбыз» бу юлы да халыкны алдадылар, чөнки кибет һәм базар әйберләренең бәяләре ун тапкыр кимемәде бит! Бераздан яңа акчаларның да дәрәҗәсе тиз төшә башлады. Шуларның барысын да исәпкә алганда, төшенке халәтемне аңлау кыен түгелдер. Миңа бу җитә калды. Ашыгып өйләнеп тагы ялгыштым, ахры. Ашыгып эшләнгән эш яхшыга китерми шул. Шулай гомерем буена миңа ялгышырга язган микәнни? Гомумән, бер дә ялгышмый яшәргә була микән ул? Тагын җавапсыз сораулар… Тормыш җитди мәсьәләләрен һәм җан көйдергеч сорауларын куеп кына тора. Уйлан, кыймылда, эзлән генә, бәндә!

      Кайчакларда Валяны исемә төшерәм. Мәрзияне аның белән чагыштырып карыйм. Анысы ягымлырак, елмаючан, низагны уен-көлкегә әйләндерә белә иде. Мәрзиянең шул яклары җитми. Аннары, ул татарча укымаган, ана теле уртаклыгыбыз чамалы гына… Валяны исемә алам да сагынам. Хәтта татар телен дә өйрәнә башлаган иде бит… Урамнарда очратам да, йөрәгем сулкылдап куя. Әллә юкка аерылдым инде? Аерылдым да бетте-китте генә түгел икән шул! Аз булса да, бергә күпмедер гомер ителгән, күнегелгән, тирән эзе калган. Бала чагында ук рәнҗетелгән ятимә түгел иде ул.

      Ә бусы белән бик аз тоз ашалган әле. Бер-беребезгә ияләшеп-күнегеп тә өлгермәдек. Ашыккан – ашка пешкән, дип, белеп әйткәннәр шул… Мәхәббәтебезнең гомере шундый кыска микәнни? Беренче сынауга да түзмәде… Тагын шул Сабир абыйның әтигә сөйләгәне искә төшә. Бик акыллы, тәҗрибәле зат булган ул. Бездә, әти белән әче бал эчеп һәм җиз кураенда елатырлык көйләр уйнап алганнан соң, дулкынланып, болай дип әйткән иде: «Габдрахман дускай, кайчакларда Гарифә белән без бер урында дүртәүләшеп кунабыз!» Әти, гаҗәпсенеп: «Ничек алай?» – дип сорады. «Үпкәләшкән чакта Гарифәм: „И, минем беренче ирем исән булса!“   – дип уфтанып, әйләнеп ята. Ә мин эчемнән генә: „И,   минем беренче хатыным исән булса!“ – дип көенәм. Билгеле, мин бу сүзләргә читтәнрәк, сиздермичәрәк колак салып утырам. Зурлар арасына кысылу юк. Менә хәзер үзем дә Сабир абый хәленә төштем. Инде бер урында „өчәү“ ятабыз. Ә бәлки, Мәрзия дә тормышка чыгуына үкенәдер…

      Үзен сагына башлагангамы, беркөнне „Гостиный двор“ ягына барганда, кинәт Валяны очраттым. Яңа тәңкә кебек ялтырап елмая.

Скачать книгу