Скачать книгу

расценкаларны төшереп, эш күләмен арттырганнан соң, ачлыкка дучар ителгән эшчеләр һәм кала халкы, дулап, урамга чыккан икән. Әйтергә кирәк, илдә ризык кытлыгы үзен нык сиздерә башлаган иде. КГБчы Шелепинның мөридләре халыкка ата башлаган, һәм Осетин, Советлар Союзы каһарманы генерал-полковник И. Плиев гаскәрләрен аларны бастырырга керткәннәр. Урамнарга танклар ыргылган. 25 кеше үтерелгән, 122 кешене кулга алганнар һәм 7сен атканнар. Күп еллар гына узгач белдек! Менә сиңа „ирекле“ илдә үзләрен „халык хезмәтчеләре“ дип атаган ил хуҗаларының чираттагы гамәле! Гәҗитләрдә бу ерткычлыклар турында бер сүз күренмәде. Радио-телевидениенең авызына су каптырдылар. Булмас димәгез, бу Советлар Союзы иле! Анда бөтен хәшәрәт-вәхшилек булырга мөмкин. Бик күп нәрсәләр үзебезнең халыктан һәм бөтен дөньядан яшереп эшләнә иде. Бу „канлы июнь“ фаҗигасе турында ул чакта миңа майор Туркин: „Новочеркасскида Совет строена каршы демонстрация булган, әмма аны Плиев бастырган!“ – диде пышылдап. Баксаң, Совет строена каршы булмаган ул, ә совет имансызларының гаделсезлекләренә каршы гына. Бездә берәр нәрсәгә карыша башласаң: „Син нәрсә, совет строена каршымы?“ – дип, авызны томаларга ияләшкәннәр инде.

      Туркин хәбәрен ишетеп сискәнеп киттем. Илебездә ризасызлык демонстрацияләре һәм аларның кораллы көчләр белән бастырылуы минем акылыма сыймаслык хәл булып тоелды.

      Шуннан соң, безнең гаскәрләрне Кубага керткәч, Плиевны Микоян белән Фидель Кастро янына ярдәм итәргә җибәрәләр. Соңыннан, лаеклы ялга чыккач, Плиевны гадәттән тыш инспекция генералы төркеменә кертәләр һәм аңарга „армия генералы“ дәрәҗәсен бирәләр. Ул Генераль Инспекция төркеменә отставкадагы маршаллар гына керә иде. Эш кабинетлары һәм окладлары тулысынча үзләренә кала иде. Шуңарга күрә ул төркемне „райская группа“ дип атыйлар иде.

      Плиевның үрнәген М. Горбачёв чорында – 1989 елда Тбилисида генерал-полковник Родионов кабатлады. Ул да моның белән дан казанмады.

      Менә шундый иде алар СССР – Рәсәй генераллары. Үз халкын бастырудан да тартынмадылар. Билгеле, Новочеркасск галәмәте ил кытлыкка төшкәч килеп чыкты.

      Чирәм җирләргә шау-шу куптарып-шапырынып иген чәчүгә карамастан, шул елларда икмәк бетте диярлек. Кибетләрдә кукуруз, солы һәм соя оннарын кушып пешерелгән кара икмәк сата башладылар. Аны да тиз арада сатып бетерәләр иде. Солдатларга да шул кайрак кебек икмәкне ашата башладылар. Ул ипи тиз искерүчән иде. Чиләбедә авыру әти һәм әни ак ипине, сөт һәм манный ярмасын табиблар таныклыгы буенча өлешләп кенә ала башлаганнар. Без дә дөге, карабодай посылкалары җибәргән идек. „51нче“ гә хезмәт итәргә күчкәч, замполит майор Тимофеев, округның партактивыннан кайткач: „Илдә азык-төлек мәсьәләсе авырайган!“   – диде. Моны Хабаровск краеның беренче сәркатибе Шитиков: „Әле генә Канада бодае хакына кораб белән 740 тонна (!) алтын илттек!“ – дип әйткән.

      Менә шул чакта Черчилль: „Бөтен илләргә ашлык сатучы Рәсәйне Хрущёвның „зирәклеге“ генә

Скачать книгу