Скачать книгу

кайберләре төягә менгәннәр. Карлыгач-Сылу, яулык ябынып, шул кимперләр белән утырып йөрсенме?! Ул кызлар, җегетләр белән ат өстендә уйнаклатып бара… Шулвакыт каршыдан асыл айгырларны иярләп менгән ике кыз, өч җегет килеп чыга. Арада теге Магҗанның баласы да бар.

      – Юл булсын!

      – Юл булсын!

      – Сарсымбай әкәнең авылы Алтын-Күлгә күчеп бара ятыр.

      – Танабугадан Яшел-Сыртка кунакка китеп барабыз.

      Шул гади сүзләрдән соң арадан бер шаяны әйтә сала:

      – Кызларның сылулары, җегетләрнең асыллары кара-каршы килгән икән, бер уенсыз үтеп китәргә ярамас… Алышмы, бирешме? – ди.

      Карлыгач, үз атын тарта биреп, алга килә:

      – Безнең йорт алышка да, бирешкә дә әзер, үз чамагызны карагыз, – ди.

      Тезгеннәр тартыла, камчылар уйный, өзәңгеләр селкенә башлый. Якты кояш астында ачык далада, чаң[40] кузгатып, айгырларны тирләтеп, ат өстеннән бер-берен тартып алу белән уйнап китәләр.

      Сылу кызның бер яман уе бар иде, теге сызылган кара мыеклы җегетне, юртагыннан тартып төшереп, бер көлке кылсам дип ниятли иде.

      Астындагы елдам атны суга биреп, җегетнең каршысына килә дә лачын коштай тизлек белән аның тезгенен тартып җибәрә, айгыры борылыйм дигәндә, култыгыннан тартып, бер якка өстери, җегетнең астындагы ак юртак бераз кайшала биреп куя, мәгәр егылмый; җегет тиз генә әйләнә дә кызның атына яман камчы бирә, Карлыгач тотып өлгерә алмый; җегет, аны куып җитеп, сүз әйтеп авыз йомылганчы, бөркет коштай кагына биреп, Сылуның биленнән ала да үзенә тарта; ат туктый, кызның аяклары өзәңгедән, үзе иярдән чыгам дигәндә асылып кала, егылырга рәт җитә…

      Бүз балалар яңгырашып көләләр, җегет кычкыра:

      – Җиңүчегә ни бирәсез? – ди.

      Карлыгач үзе дә көлеп җибәрә:

      – Җегетлегең зур, теләгеңне ал! – ди.

      Һәр икесе ат өстендә булган килеш, җегет, кызның гәүдәсен үзенәрәк тарта биреп, битеннән, тулы кызгылт иреннәреннән үбә дә кире ияргә утырта.

      Алар – кыйблага, Карлыгачлар төньякка карап китә бирәләр.

      Менә бу җегет кызның хәзерге тамыры Арысланбай иде. Шул көн аларның беренче якынаюлары булды.

      Айбала бу хикәяне гаҗиб бер дәрт эчендә кайнап тыңлады. Бетермичә туктыйсы килмәде. Анда казандагы эремчекләр өчен байбичәнең шелтәсе көтсә дә, сүздән аерыла алмады, Карлыгач үзе дә бөтенләй ачылган, күңеллеләнгән иде инде. Шаяртыбрак дәвам итте:

      – Ике көннән соң үз йомышы белән безнең йортка бер киленчәк килде: кабулы булса, тамырлык арзуым бар, дип әйтә, диде. Эзләгән ир-җегетем шул булса, кабул кылмаска амалым бармы? Йортның бер асыл җегете икән, телен алмаска кыюлыгым җитмәс, дип җавап кайтардым… Шул көзне сабый Миңсылу белән ике яшәрлек Куйбагарны әйттерделәр. Ул җегетнең нәселе белән безнең йорт ераграк булса да, кода шикелле булды… Кымыз катнашы китте… Асыл җегеткә безнең өйнең кунагы булырга җай ачылды. Шуннан бирле ул җегетне йөрәгемдә асрыйм… Иренендәге бал тәмен суырганым, эссе кочагымда аны йоклатканым бар… Мәгәр ике ел кичкәч, яман

Скачать книгу


<p>40</p>

Чаң – тузан.