Скачать книгу

алды, агач иярен, иске киезен салып атланды да юлбашчылык кылып йөри торган кәҗәләр артыннан, саны меңнәргә җиткән куйларны, болар тирәсендә йомшак тавышлары белән мегер-мегер килеп имәргә азапланган кечкенә, ап-ак матур бөтерек җонлы бүлтерекләрне, күп еллаган, зур мөгезле карт тәкәләрне куып, киң далага, кояш каршысына таба әйдәп китте.

      Куй көтүе китүгә, тукал, йортка чыгып, янәшә тирмәдәге Каләмпергә:

      – Җаның бармы үзеңнең?! Торсаңчы тизрәк! – дип, ачу белән кычкырды. Җавап булмагач, үзе эчкә кереп, ишек янында астына киез җәеп, өстенә капчык ябынып яткан берәүне аягы белән төрткәли башлады.

      Бу һәр көн кояш белән бергә кузгалып, көн буенча лырт-лырт йөри, сыерын, биясен сава, самавыр куя, үгез җигеп, күлдән су ташый, даладан кипкән тизәк җыя, савыт-саба юа торган, шуларны туктамый эшләп, иң соңыннан, ярты төннәр җиткәч кенә ята торган ялчы хатын иде.

      Тукалның типкәләвенә бер кузгалды, күзен ачып карады да:

      – И-я-ү…– дип, сузылып, яңадан йокыга чумды.

      Бай хатыны тагы ачуланып өстен ачкач кына, тәмам уянып, аякка басты.

      Тукал:

      – Су беткән, сыерга чаклы күлгә барып кайт, – диде дә үзе, комган алып, далага таба юнәлде.

      Болар тавышына тирмә янындагы арбада йоклаган ялчы да кузгалды. Бер иснәде, сөякләрен шыгырдатып бер киерелде: «Ай, күп йоклап калганмын икән», – дип, зур кунычлы, киң табанлы, чалыш үкчәле иске итеген, буй-буй җыртылып, ямалып беткән бишмәтен киде. Билен җеп белән бәйләде дә, зур гәүдәсе белән эре-эре атлап, мичкәле су арбасы янына килде. Анда Каләмпер үгез җигеп маташа иде:

      – Кичә бия тибеп, уң кулымны шештерде… Аркалыгын тартып бирсәңче! – диде.

      Җегет минут эчендә үгезне кертте, аркалыгын бәйләде дә:

      – Әйдә, йөрә бир! – дип, каеш чыбыркы белән сырт буена берне сызды.

      Ялчы хатын чиләген мичкәнең авызына тыкты да, атлар-атламас барган үгезне куалый-куалый, күлгә китте.

      Бу вакыт далада зур шау-шу күтәрелде: үзара тешләшеп, тынычсыз айгырларга каршы чыелдашып, колыннары белән бияләр кайталар. Төн буенча йокламый каравыллаган көтүче Акан, иярле ат өстендә чабып, озын корык белән селтәнеп, кутанга таба әйдәп килә.

      Җылкы кайтуы белән бөтен җәйләүдә уенлы, шау-шулы хәят[35] тагы да көчәя төшә.

      Ялчы җегет кулындагы корык белән бияләргә каршы барды. Атыннан яңа төшкән җылкычыга карап, һәр көнлек гадәте буенча:

      – Мал-җаман амандыр, Солтан ага? – дип сорады.

      Солтан аңа, күтәрелеп карамастан, арыган, йокы баскан тавыш белән:

      – Туры бия аксап калды, йөрәк итенә бер-бер нәрсә кергән, ахры. Атабай картка күрсәтергә кирәк, – диде.

      Икәүләп колыннарны бәйләргә тотындылар. Барлыгы иллеләп савым бия бар иде. Боларның утыз бише Сарсымбайныкы, калганы икешәрдән, өчәрдән бүленеп, шушы җәйләүдәге фәкыйрь казакъларныкы иде. Бу авылдагы ун йортның тик өчесе генә биясез иде. Ялчы белән җылкычы, кайберләрен туп-туры кул белән, кырысракларын кечкенә корыклар белән тотып, җиргә кагылган

Скачать книгу


<p>35</p>

Хәят – тормыш.