Скачать книгу

аксакалны яхшы танучы идем. Ул адәм, найман дигәннең исемен ишетсә дә, яман бер сүзгә килә: «Казакъ йортын ак патшага сатып, Сары-Арканы урыс түрәгә таптаткан ул этләрне минем алдымда телгә алмагыз», – дип әйтә торган каты бавырлы, аз акыллы бер исәр чал гуй. Карт күңел бер сынгач, яңадан төзәлерме? Аргамакны тирләтеп, ул җәйләүгә бару бушка булмасмы?..

      Бу сүзләр авыруның йөрәгенә агу булып төштеләр. Аның йөзенә, күзенә ачу катнаш кайгы чыкты. Калын, салынкы кабаклары дерелдәде, ләкин кызмады, кабаланмады, тирән борчулы, ачулы тавыш белән Азымбайның сүзен бүлде:

      – Картлыгым җитеп, акылым китеп калдымы?! Булмаса, казакъ йортының адәме бозылдымы?! Наукасланып ятканымнан бирле телемне алмас булдылар. Бүз балаларны, акылсыз аялларны бер якка куя биреп үзеңне чакыртсам, синең дә әйткәнең шул! – диде.

      Байбичә картка күз белән ишарә ясады, бу бераз каушап калды:

      – Сиңа коллыктан баш тартканым юк! Каршы әйтүем түгел иде… – диде.

      Байтүрә яңадан аның сүзен кисте:

      – Мин, – диде, – молдакә белән икәү барырсыз дигән идем. Инде ул уйдан кайттым. Үзенең чакча баш[24] нугайлыгы белән бер-бер сүзне исәпсез әйтеп, эшне бозар дип куркам. Ул балаларны укыта бирсен. Ялгызың бар, – диде.

      Карт хуш әйтеп чыгып китте. Байбичә: «Яхшы юл булсын»,   – дип калды.

V

      Азым әкә үз гомерендә кабилә, партия талашларының борылмаларын күп кичерде. Ләкин бүгенге йомышы аның өчен тагы зуррак булып күренде: арадагы сүзләр ничек кенә әйтелгән булмасын, әмма аңа тапшырылган эш мәңге гаугалашып килгән ыругларның килешүе өчен бер чама тартып карау иде. Әгәр юл уңса, Байтүрәнең иң яман дошманнарыннан булган Биремҗан аксакал бу йортка килеп кымыз татыса, иттән авыз итсә, ул вакыт ике кабиләнең талаштан туктавында сукмак салынган булачак иде. Йөкләтелгән бурыч шундый зур булганга, карт үзен Якты-Күлдән кызылкортларга җибәрелгән илче итеп уйлады. Өс-башының да шуңа охшашлы бер рәвештә булуын кирәк тапты, авыру яныннан чыккач та, туры үзенең өенә таба бар кадәренчә киенеп килү өчен кайтып китте.

      Бу җәйләүдә барлыгы унбиш тирмә бар. Боларның тугызы авылның ярлы казакъларыныкы, уртадагы алтысы Байтүрәнеке иде. Картның өе бер читтәрәк иде.

      Байдан чыгып, үз тирмәсенә атлау белән аның җаны әрнеп китте: ул алтмыш ел дөнья куды, Ходайга: «Мал да бирче, бак[25] та бирче!» – дип моңлык кылды. Шул Байтүрәләргә коллыктан котылуын, ил өстендә баш булуны өмет итте. Ләкин бәхет килмәде. Инде баеп җитәм дигәндә, каты буранлы, яман бозлы бер көздә, аның күп хайванын җот[26] һәлак кылды. Карт, тагы зәһәрләнеп, дөньяга, Аллага, байга үч итеп, сүгенеп йөри торган булды. Авыру арысланның фәрманын алып чыкканда, аның каршына ачылган күренешләр бу ачуын, бу әрнүен тагы арттырдылар. Тирмәдән далага күз ташлауга, аның алдына кайнап торган җәйләү килде: әйтерсең штаб тирәсен сырып алган миллионлы гаскәр! Шундый кара болыт булып бөтен тирә-якны, даланы, кутанны, җәйләүне Байтүрәнең маллары каплап алып, шулай кайнашып торалар.

      Әнә күлдән далага

Скачать книгу


<p>24</p>

Чакча баш – артка калкып чыгып торган баш.

<p>25</p>

Бак – бәхет, уңыш.

<p>26</p>

Җот – азык җитешмәгәнлектән терлекләрнең кырылуы.