Скачать книгу

бара иде. Байчобар хуҗасын акрын гына кешнәп каршы алды, тезгенендә тартылып, җегеткә таба борылды. Ләкин Калтай ачулы иде, гадәтенчә тулпарын иркәләмәде, каты кул белән баганадан чиште, тезгенен муенга кайтарды, аелны тартты да аягын өзәңгегә салды. Киленчәк үзенең кунагын озата чыккан иде. Ләкин ни әйтергә белмичә аптырабрак тора иде. Җегет атка сикереп менде дә хатынга әллә кайдан, астан чыккан карлыккан тавыш белән:

      – Аман булыгыз! Сүземне әйтегез: яхшы атадан туган ул яман Сылу белән безнең кара-айгыр йорты ничек исәпләшергә белер! – диде. Ат, баскан җирендә түзә алмыйча, аякларын тупырдата башлады.

      Айбала үзенең даими ягымлы иркә сүзләрен әйтте:

      – Асылкан җегетем, бу ни сүзегез?! Сылуның наукаслыгы бетми тормас гуй!

      Байчобар түзмәде, тартыла биреп, Алтын-Күл буеннан киң далага җегетне алып очты.

      Ай болыт эчендә иде. Караңгылыкта кунакның шәүләсе тиз югалды. Мәгәр тулпарның каты тоякларының тавышы, дөп-дөп итеп, беразгача ишетелеп барды, соңра ул да тынды.

      Айбала чыннан куркынды. Бу караңгы серне эченә сыйдырып калырга көче җитмәде, күңеле байбичәгә тартыла иде. Мәгәр аңа ни дип әйтергә? Әле бит җегетнең яшеренеп йөргән заманы гына. Гадәт буенча, бу йөрү кызның ата-аналарына белдерелмәскә тиешле. Сизелсә дә, болар белмәмешкә, күрмәмешкә салыналар. Хәл шулай булганда, бу хәбәрне Алтынчәч бикәгә әйтсәң, ул шелтәләп чыгарыр. «Казакъ йортында буй үстердең, ике бала анасы булдың, миңа мондый сүзләр белән килергә ничек йөзең оялмый?» дияр.

      Мәгәр башка чара юк иде. Җегетнең киткәндә әйткәне   – ике ыруг арасында канлы талаш булачагы белән куркыту иде. Хатын чыдамады, сөйләми амалым юк; ничек шелтәләсә дә түзәрмен, бәлки, ачуланмас, туй алдыннан мондый гаугалы хәлнең чыгарга торуын аңлатканга, бәлки, рәхмәт әйтер дип уйланды. Ире кайтканны көтмичә үк, байбичәгә серен ачарга дип, куйлар, кутаннар арасыннан Сарсымбайның ак тирмәсенә китте.

III

      Ил агасы Байтүрә морза үлем түшәгенә ятты. Мәгәр кабилә, партия талашлары эчендә кайнаган карт йөрәге, үткен мие сәламәт иде әле. Үзеннән соң найман, дүрткара балаларының язмышы ничек булуы турында күп уйланды. Дошманнарның баш күтәрүе аңа ачык иде. Үзенең бай тирмәсенең түрендә ятып, бу хакта күп баш ватканнан соң, чараларның берсе буларак, Биремҗан аксакалны чакыртып, аңардан бәхиллек алу фикеренә килде:

      – Бу ялганда[17], – диде, – яхшылыгым күп булды, мәгәр яманлыгым да аз имәс. Дөньяныкы дөньяда бетсен: Азым әкәне җибәреп, үтенечемне әйтим, килсә, ту бия[18] суйдырып, кымызны мул куеп, асыл елкыдан үзенә берничә кара бүләк биреп, ризалыгын сорыйм. Сүземне алса кирәк: үзе белән бергә үстек, бергә сабакка йөрдек, бергә ат уйнаттык. Ул тамырымның күңелен тапмый китсәм, җаным тыныч булмас. Найман балаларының миннән соңгы эшләрендә дә күп кыенлык чыгар, – диде.

      Карт бу сүзләрне әйткәндә, тукал өйдә иде. Зиннәтле зур, бай тирмәнең ишеге төбендәге сабадагы кымызны пешкәк белән шапырып тора иде. Хатын иренә аптырап карады: «Апырмай, бу ни булды? Югыйсә баем саташамы», – дип гаҗәпләнеп калды, ләкин каршы тел әйтергә

Скачать книгу


<p>17</p>

Бу ялганда – бу вакытлы дөньяда.

<p>18</p>

Ту бия – кысыр бия.