Скачать книгу

9009-9 (т. 12)

      ISBN 978-5-0056-9347-1

      Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

      1нче январь

      Январь ае башларыннан,

      Алышына ел саны.

      Кая бүген шатланучы…

      Шаулап карышылап аны.

      Көтеп алып, куян диеп,

      Әйләнеп елкаларны.

      Курантлар сугу туктатты,

      Ничә көн ярсыганны.

      Озату бәйрәме булды,

      Үткән күпме чаралар.

      Яңа елның башлануын,

      Көтеп тора… чаналар.

      Яңа елның иртәләре,

      Туа аның көннәре.

      Куандырып алдагысы,

      Дөнья ямен күргәнне.

      Ни үзгәрде тирә якта,

      Кичә бүген арасы.

      Бизмәсәктә искеләрдән,

      Алга таба барасы.

      Яңа көннәр олы бәйрәм,

      Еллар тора көннәрдән.

      Сабак булсын алга таба,

      Үткәннәрдә күргәннәр.

      53 ләр 70 тә

      Нинди ел булыр дисезме,

      Бу Куян елы җитсә.

      23 нче елда була,

      53 ләр …70 тә…

      Яңа елда, бик тиз узар,

      Бер башланып ул китсә.

      Кабатланмас бер ягы бар,

      53 ләр… 70 тә…

      Кемнәр өлкән, кемдер кече,

      Күңелләр ник читлектә…

      Бездә үсеп җиткәнбез бит,

      53 ләр… 70 тә…

      Әйтәсе сүзләр бар әле,

      Кимемәде, печтектә.

      Бер ел буе барасы юл,

      53 ләр… 70 кә…

      Менә шундый ел була ул,

      Яшьтәшләрең «җитлексә».

      Исән булган 53 ләр…

      Җитә алды 70 кә.

      Агымнарда калып

      Хәтер агымнары шундый,

      Барысы бергә агыла.

      Онытылган кебекләрнең,

      Дулкыннары кагыла.

      Аерулар мөмкин булмый,

      Карасына, агына.

      Бирелмәгән сорауларга,

      Җаваплары табыла.

      Әллә ниләр сөйләп була,

      Кылынганнар эндәшми…

      Барысыда бер капчыкта,

      Савап, гөнах берләшми.

      Гөнахларың кичерелсә,

      Саваплары югала.

      Төзәтүләр чоры үтсә,

      Кире кайту юк аңа.

      Тормыш юлы сикәлтәсе,

      Шулай сикертә инде.

      Тәүбәләр дә була алганга,

      Раббым, кичерсә иде.

      Арбалар

      Дөнья малы шундый әйбер инде,

      Кызыкмаган кеше бик аздыр.

      Кемдер өйдә үрдәк асыраса,

      Хыялында никтер гел каздыр.

      Байлык үзе ул сынаулар дигән,

      Олы атка, олы арбалар.

      Бер хайванга әллә ничә арба,

      Нигә икәнен кемнәр аңлаган.

      Язылса да барысы тәфсилләнеп,

      Күптән инде, ерак заманда.

      Нидер җыеп кеше гомер буе,

      Кайта алмый йөри базарда.

      Йөк җыйганда үзең тартыр өчен,

      Нәфес менеп сиңа атлана.

      Тәкәбберлек белән бутамасак,

      Андый кеше кайчан шатлана.

      Бер карасаң бары җәза кебек,

      Артык төяп тарту арбаны…

      Вакыт җитеп кеше «тугарылгач,»

      Ул арбалар җирдә калганы.

      Атып кал…

      Вакытында кирәк сабыр булу,

      Кайвакытта, була ашыгырга.

      Үткәндәме, гомер юлы инде,

      Булгандамы, яки башыгына.

      Кайвакытта, кайсын сайлап була,

      Туры килсен өчен халәткә.

      Ялгышмаска үз гаебең белән,

      Бәйле булып, гамәл – сәбәпкә.

      Бозмый калып тормыш кануннарын,

      Эзләмичә җиңел юлларны.

      Таба алып, әрәм шәрәм итми,

      Сиңа гына, тиеш булганны.

      Гыйлем аша, таба алып юлны,

      Бара алып, шиккә төренми.

      Ышанычлы булып юлдашларың,

      Хыялларың калып, сүрелми.

      Бер үтәсе юллар барысыда,

      Кабатлаулар мөмкин түгелләр.

      Киләчәктә буласыларын бит,

      Башлап була әле бүгеннән.

      Ул

Скачать книгу