Скачать книгу

Морадның гафу итмәячәген белә. Кызын ташламас, әмма Ләйлә ягына әйләнеп карамас.

      Барасы юлыннан кире әйләнеп кайтып, өйләрендә чәй эчеп утырган әтисенә ике бертөсле машиналарны бутау, аермаларын ачыклый белмәү аркасында гына гаиләнең таркалуы, гомергә төзәтелмәслек хата ясалуы турында кызының кызып-кызып бәян итүен Сахип Миндрахман улы, чәйле касәсен өстәлгә куеп, тыныч кына тыңлаганнан соң, ике нәтиҗә ясады.

      – Кызым, хәзер дөресен әйтим инде. Ирең сиңа лаек түгел иде. Кадереңне белеп, бәяләп яшәмәде. Бу хәл булмаса, башкасы килеп чыгар иде. Шыпырт кына безнең ширкәттә эшләп йөрисе урынга, үзенең хуҗа буласы килде. Әлеге очракта дивана Габделбар гаепле. Аңа үз башыңны биреп торып булмый ич.

      Ләйлә, әтисенә гомердә булмаганча усал итеп, үтәли сөзеп караганнан соң:

      – Хезмәтчеңнең әйтүенә караганда, синең кушуың буенча Габделбар күптәннән шымчылык итеп йөргән икән. Төп гаеп синдә. «Морад миңа лаек түгел» дисең. Минем кебек асылзатка, хур кызына тиң торырдай кешең бармы соң? Дәүләт сере булмаса, ул кайсы илнең принцы, һич югында, миллиардер баласы, генерал улыдыр инде. Аның белән кайчан таныштырасың, юкса яшьлегем заяга узып бара. Хәер, апаның гаиләсен алданрак тараттың, әүвәл аңа кияү тап, аннан соң минем турында кайгыртырсың, – дип, әтисенең ябылыргамы, ачылыргамы белмичә чепиләнеп торган күзләренә карап, бар җыелган ачуын чыгарды да, җавап көтеп тормыйча, үз бүлмәсенә кереп китте.

      Сахип әфәнде башбирмәс киявен төп башына утырту белән канәгать булса да, кызының аерылышуны шулчаклы авыр кичерүен күз алдына да китерә алмый иде. Габделбар фатир турында сүз каткач, хуҗаның талканы коры булды, бар гаепне аңа сылап калдырды.

      – Нинди фатир турында сүз булырга мөмкин? Синең дивана шымчылыгың аркасында кызымның гаиләсе таркалды. Эштә дә, башкасын эзләп тапканчы, вакытлыча гына калдырып торам. Миең черегән күзле бүкән.

      Кызын тынычландыру, ата-ана мәхәббәтенең бар нәрсәдән өстенлеген, аның арка терәге нык булуны аңлату нияте белән кызының бүлмәсенә сугылса, бөтен әйбернең асты өскә китерелгән тамашага тап булды. Ләйләнең һәрвакыт тәртиптә тотылган, һәрнәрсәнең үз урыны булган бүлмәсе карт буйдак фатирына охшап калган иде. Кызы, ашыга-ашыга, ничек эләкте шулай Айзизәнең уенчыкларын, үзенең киемнәрен көпчәкле зур чемоданга тутырып ята иде.

      – Ләйлә, моны ничек аңларга? Кая барырга җыенасың?

      Хатын, шөгылен калдырып, акрын гына күтәрелеп, өстенә өелгән йөкне өстеннән алып ташлагандай, аркасын турайтып:

      – Сиңа нәрсә булганны аңлатып торыргамыни? Балага мондый мәхәббәт буламыни? Мине яраткан иремнән аердың, гаиләмне изеп-таптап ташладың. Әйдә тантана ит, син – җиңүче. Кызымны да шундый язмыш көтмәсен дип, сездән аерым яшәргә, үзем менә хәзер генә аңлаганча тәрбияләргә булдым. Апам янына күчәм. Бәлки, соңрак Морад та гафу итәр. Сезнең янда калсам, ул минем якка әйләнеп тә карамаячак. Ул бит безнең фаҗиганең кем караламасы буенча эшләнгәнен бик яхшы белә. Морад – бик акыллы,

Скачать книгу