ТОП просматриваемых книг сайта:
Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев
Читать онлайн.Название Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт
Год выпуска 2015
isbn 978-5-298-02888-2
Автор произведения Разиль Валеев
Издательство Татарское книжное издательство
– Кайтам! – дип, ике кулын авызына бүрәнкәләп куеп, бар көченә кычкырды Рифкать. – Кайтам!
Аның тавышын игеннәр дә ишеттеләр кебек, авыр башларын кагып куйдылар.
Рифкать, уйларыннан арынып, палатага күз ташлады. Табибә чыгып киткән, ахрысы, беркем юк. Башы да артык чәнчешми, ерактан ишетелгән комбайн тавышы кебек берөзлексез гүли генә. «Кая, кеше юкта торып карыйм әле». Торырга талпынып карады, ләкин кузгала алмады. Көчәнүдән аякларын көзән җыергандай булды, тәнен калтырау алды, бар мускуллары киерелде, тик башы күтәрелмәде, хәрәкәтсез ята бирде. Башына кереп оялаган аждаһа тик кенә ят, кузгалма дигәндәй кыймшанып алды. Кинәт аңа бу авыру беркайчан да бетмәс, ул мәңге шулай хәрәкәтсез ятар кебек тоела башлады. «Тизрәк… тизрәк, – дип пышылдады Рифкать. – Нәрсә тизрәк? Нәрсә булса да, тизрәк кенә булсын… Юк, ул үләргә тиеш түгел!»
Ул беренче тапкыр үлемне күз алдына китерергә тырышып карады.
Менә ул кызыл табут эчендә ята. Табут каршына солдатлар тезелгән. Командир нидер сөйли дә сөйли. Ята торгач, Рифкатьнең җилкәсе чәнчи башлады. Ул ике кулы белән табут кырына таянып, әкрен генә торды да, җиргә төшеп, стройдагы үзенең буш торган урынына таба атлады. Үзе атлый, үзенең аяклары берни дә сизми, әйтерсең һавада очып бара. Солдатлар «Ур-ра!» кычкыра.
Менә аны, ак кәфенгә төреп, Илмәт картлары күтәреп бара. Алда Харис бабайның тавышы ишетелә: «И улым, улым, авылга кайтам, дигән идең, кайтуың шушы булган икән». Зират капкасы төбенә килеп җиткәч, басу ягыннан таныш гүләү ишетелә башлый. Бу тавыш көчәйгәннән-көчәя бара, колакларны ерып керә, башка каба. Рифкать барган көйгә урыныннан торып утыра да, кулын каш өстенә куеп, тавыш килгән якка иелә. Ә анда, иген басуын урталай ярып, комбайн килә. Үзе дөберди, шатырдый, тәгәрмәчләре, чылбырлары әйләнә, өстеннән тузан болыты күтәрелә, ә үзенең штурвалы артында беркем юк. Рифкать җиргә сикереп төшә дә, ак кәфенен сүтә-сүтә, комбайнга таба йөгерә…
Менә ул үз өйләрендә олы бүлмә уртасына куйган караватта ята. Өстендә— солдат киеме, күкрәгендә значоклар. Бөтенесе елыйлар, аның битеннән сыйпыйлар, соңгы тапкыр фотога төшерәләр. Рифкатьнең, еламагыз, дип, әнисен, әтисен, туганнарын юатасы килә, ләкин авызыннан сүз чыкмый. Керфекләре аша саркып, тәрәзәдән төшкән яктылык күренә. «Галия кайда?» – дип уйлый ул. Дәрестән кайткач, кичләр буе шушы тәрәзәдән карап утыра иде. Каршыда – Галияләрнең тәрәзәләре. Теге кичне ниләр булганын өйләренә кайтып сөйләгән дә, менә хәзер Галияне бөтенләй диярлек урамга чыгармас булдылар. Элек Рифкать аңа гел игътибар да итми иде. Сары баш белән чәкәләшүе дә Галия өчен түгел, ә егеткә ачуы чыгудан, аның шулай тупас сөйләшүеннән, юкка бәйләнүеннән генә булды сыман.
Менә хәзер ул тәрәзә төбенә кунаклаган да, җәнлек сагалаган аучы төсле, тын да алмыйча каршы балконны күзәтә. Балкон ишеге ачык. Димәк, ул бүген барыбер ишек янына киләчәк, ябар өчен генә булса да киләчәк. Әинде килгәч, балконга чыкмый түзә алмаячак… Әнә пәрдә артында