ТОП просматриваемых книг сайта:
Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин
Читать онлайн.Название Буранлы төндә
Год выпуска 2012
isbn 978-5-298-02294-1
Автор произведения Лирон Хамидуллин
Жанр Современная русская литература
Издательство Татарское книжное издательство
Әйе, аларның көн күргән, гомер иткән төбәкләре, туган яклары – Агыйдел суы буендагы Җиргән, Сакмар суы янәшәсендәге Юлык авыллары, Урал дәрьясы янәшәсендәге Орск, Оренбург шәһәрләре. Әгәр дә Закирның ике ел Истанбулда яшәп укуын яисә Шакирның Европа буйлап сәяхәт кылуын исәпкә алмасаң, алар даими рәвештә бер урында – Оренбург губернасы чикләрендә яшәгәннәр.
Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнд-Рәмиев 1859 елның көзендә Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында дөньяга килгән. Җиргән – Агыйдел суы буенда, Эстәрлетамак белән Оренбург шәһәрләре арасында урнашкан зур гына авыл. Аның урынын Исмәгыйль Рәмиев: «Җиргән авылы – Эстәрледән кырык чакрым үрдәрәк, Оренбург юлы өстендә Агыйдел буена салынган татар авылы»,– дип билгели. 1908 елдан ул авыл һәм шул авыл да кергән өяз башкаласы Уфа губернасы биләмәсенә күчерелгән. Ә 1919 елның мартында, Кече Башкортстан Совет мохтарияте төзелгәч, элекке өяз үзәге булган Эстәрлетамак шул автономиянең башкаласына әверелә.
Җиргән Урал тауларының Оренбург ягы тигезлегенә авышып барган бер итәгендә, табигатьнең бик тә матур бер өлешендә урнашкан. Җиргән авылында шулай ук татар совет әдәбиятының күренекле бер вәкиле, олы әдип Мирсәй Әмир һәм Октябрь революциясе еллары, Гражданнар сугышы чорлары, Татарстан АССР тарихын барлауга зур өлеш керткән мәгълүм тарихчыбыз Мидхәт ага Мөхәррәмов туганлыгын да әйтеп үтәргә кирәктер.
Закир (мулла кушкан исеме – Мөхәммәтзакир) тугач та, алар гаиләсе, бу авылда озак яшәмичә, шул ук Оренбург төбәгенә караган икенче бер урынга – губернаның көнчыгыш тарафында урнашкан Орск өязе биләмәсендәге Юлыкка күчеп китә. Бу вакытта әле кечкенә Закир яңарак кына тәпи йөри башлаган була.
Атасы Мөхәммәтсадыйк – Җиргән авылының хәлле генә сәүдәгәре. Закир туганда, аның әле Эстәрлетамакта һәм якын-тирә авылларда да кечерәк кибетләре булгандыр, мөгаен. Чөнки ул инде – Эстәрлетамак өязендә төпләнгән сәүдәгәр ата-бабасы эшен дәвам итүче өченче буын вәкиле. Шул ук елларда өяз үзәгендә икенче тармак Рәмиевләр нәселеннән булган Габделхаликның да ике-өч кибет тотканлыгы мәгълүм. (Габделхалик – язучы, милли матбугат тарихын барлаучы Исмәгыйль Рәмиевнең бабасы. И. Рәмиев – Дәрдемәнднең 1929, 1959 еллардагы сайланма әсәрләрен төзүче дә.)
Мөхәммәтсадыйк Рәмиев кызыл мал һәм башка авыл кирәк-яраклары белән сәүдә иткән. Әүвәл шул ук Эстәрлетамакта яшәгән, Мөхәммәтсадыйк белән Габделхаликка өченче буын кардәш тиешле булган Лотфулла исә монда үрге Агыйдел буйларыннан сал агызу һәм агач-бүрәнә сәүдәсе белән көн күргән. Аның улы – шагыйрь Сәгыйть Рәмиев – әдәбият сөючеләргә бик таныш зат. Әмма инде ул атасы үз сәүдәсен агач-урмансыз түбәнге Урал суы буена, Иләк шәһәрчеге тирәсенә күчергәч туган. Сәүдәгәр Лотфулла Рәмиев – Оренбург