Скачать книгу

Авыру зәхмәте элеккегеләре ише генә булмады, күрәсең. Әллә инде көн-төн җил-буран куып йөри-йөри бөтенләй «чахоткалы» кешегә әверелдеме, белмәссең. Билгеле, бу тау тишегендә, ыжгыр җил оясында йөреп, андый сырхау алуың да бик ихтимал. Тик ул чир нишләп соң әле Зәкәриягә эләгеп тә шушында гомер иткән Карәмәт, Хисмәтләрне читләтеп үтәргә тиеш икән, шунысы аңлашылмый иде аңа…

      Әйе, дулап-дулап телефон шылтыравын ишетүгә, ул, җепшек карда йөреп, иңбашлары дымлана төшкән тунын өстеннән алып ташлады да, атлый-йөгерә, бүлмәсенең түр башына таба китте. Ни булган тагын? Китсәнә, ял көнендә дә бераз хәл алырга ирек бирмиләр. Бичәсе белән әрепләшүдән туйгач, аны мастеры шулай тансыклагандыр инде. Нишләп атналык сводканы һаман хәбәр итмисең дип бәйләнергә ниятлидер. Ә үзе барыбер әле ул белешмәне иртәгә иртән, контора гайбәтчеләре йокы «симертеп» эшкә килгәч кенә тапшырачак бит. Зәкәрия аңа чаклы үзе шылтыратып хәбәр итмәс идеме, бу кадәр каударлап телефонны дулатмаса?!

      – Туйдым, гарык бу эштән! Бер ял күргән юк! – дип зарлана-зарлана, ул өстәл янына килде, телефон трубкасын кулына алды…

      Әй, элеккечә, барлык мәшәкать-борчуларыңны онытып, тәмам тугарылып, берәр атна ял итеп алсаң икән ул. Аның бервакытта да болай ук йончыганы булмады шул. Хәтта кырыс армия сафларына алынгач та, бу кадәр киеренкелектә яшәмәде, үзен иркенрәк хис итте шикелле. Тик элек ул тормышның кадерен генә белеп бетермәгән икән. Имеш, эшли башлармын, акчалы булырмын, шуннан соң инде рәхәтләнеп ял, бәйрәм итәрмен дип хыяллана иде. Җүләр. Акча гына җитми икән шул әле алай яшәү өчен. Зәкәриянең әнә кесә дә бик буш түгел хәзер, ә кыш үтеп бара, күрше станциягә дә барганы юк. Әле буран, әле берәр төрле авралы комачаулап кына тора. Хәер, анда барып, Карәмәт әйтмешли, «суык өшетеп» йөрүдән дә ни мәгънә? Вәлимхәммәт картныкы ише өең тулы бала-чагаң булса бер хәл; ике атнаның берендә базар юлын таптар идең. Андый чакта ипи-тоз сатудан ары китә алмаган вагон-лавкага гына ышанып ятып булмый, билгеле. Ярты төннән торып, дачный поездына чабачаксың, аның әле җылынып та өлгермәгән шыксыз вагонында, янарга гына керешкән күмер исен иснәп, «базар кызуына соңга калмасам ие» дип ашыгачаксың.

III

      Каршы искән җил җепшек кар сылап, томалап киткән сыңар тәрәзәгә күз төшереп алды Зәкәрия. Бүлмә эченә аннан тонык кына яктылык иңгән кебек иде. Кичме соң бу, әллә төнме? Икеләр-өчләр тирәсендә кайтып ятты бугай. Хәер, көн болай да сүрән, көндез дә әллә ни якты түгел иде. Өстәл башындагы сәгатен үрелеп алды – бишенче киткән икән. Димәк, әнисе әйтмешли, икенде-ахшам аралары…

      Ничәмә-ничә хуҗасын алыштырып шомарырга да, каралырга да өлгергән зур гына имән өстәл өстендә Зәкәриянең кичә кичтән укып азапланган китабы һәм көндәлек эш барышын теркәү журналлары, тагын берничә дәфтәр һәм кәгазьләр тәртипсез генә ауныйлар иде. Бусы инде менә бернигә дә ярамаслык эш – шапшаклык билгесе. Элегрәк Зәкәрия мондый түгел иде. Армиядә дә старшина аны һәрчак үрнәк итеп, «татарская аккуратность» дип, гел мактап кына телгә ала иде ич.

Скачать книгу