Скачать книгу

-бураннар башлану белән, Текә Яр разъезды урнашкан тарлавык тагын да тараеп калгандай булды. Разъездны төрле яклап ил-дөньядан аерып, томалап торган берсеннән-берсе биегрәк кыя таулар, хәзер яу-дошман гаскәрен хәтерләтеп, Зәкәрияләрне һаман саен кысрыклый, кыса барган кебек иде. Чөнки тын, аяз көндә дә ул таулардан берөзлексез кар явып, кар очып тора. Әйтерсең лә, бик зур иләген тотып, кемдер шул кыя башларына менеп баса да көн-төн алар өстенә кар или. Бу кадәр явым-төшемнән инде разъезд юллары, тәмам кысылып, тар чокыр эчендә калган кебек булдылар. Юл буендагы казарма-корылмалар, тәбәнәк ялгыз өйләр кар астында калдылар диярлек. Сыек төтен бөркеп торган ялгыз морҗалар гына караеп күренәләр.

      Текә Яр бүлекчәсе бригадиры Зәкәрия өчен әллә ничегрәк, көтелмәгәнчәрәк килде бу кыш. Юл эшенең бигрәк тә шушы айларда авыр буласын ул әзме-күпме чамалый иде чамалавын, әмма болай ук йончытасын, ыжгыр җиле, бетмәс-төкәнмәс кар-бураннары белән бу кадәр теңкәгә тиячәген белеп үк бетермәгән, күрәсең. Хәер, уку дәверендә үтелгән бер-ике айлык практика вакытында гына ниләр күреп тә, ниләрне белеп бетерәсең соң? Нәрсә дисәң дә, ул вакытта бөтен җаваплылык әле барыбер башкалар өстендә булган, ә практикант Зәкәрия алар ышыгында торып кына бригадирлык иткән икән шул. Ә хәзер аның җилкәсендә сигез километрлы юл өчен җаваплылык бөтен авырлыгы белән басып тора. Түзсәң түз, түзмәсәң әнә, оятыңны җилкәңә атландырып, моннан чыгып качасың гына кала.

      Дүрт-биш иске барак-казармадан, берничә вак-төяк «частный» йортлардан гыйбарәт бу Текә Яр разъездында тормыш шау-шулы дөньяның нәкъ үзәгендә торган кебек булса да, Зәкәриягә ул, никтер, җир читендәге берәр утрауны хәтерләтә башлаган иде. Хәер, аларның торак пункты бригадир бүлмәсенең бер стенасын алып торган тимер юл картасында бөтенләй дә юк иде шул. Уралтауны буйга да, аркылыга да телгәләп үткән, урыны-урыны белән үрмәкүч тозагын хәтерләтеп, бер урында болгана-чолгана чуарланып беткән ул кызыл сызык юлларда күпме шәһәр, күпме станция исеме язылган, ә кыя таулар арасына кереп, тарлавык төбенә төшеп утырган Текә Яр күренми иде. Дөрес, андый билгесезлекне бик үк өнәп бетермәгән Зәкәрия килеп эшли башлаган көннәрендә үк инде картадагы ул кызыл пәрәвез оясының бер төшенә, исемнәре таныш ике станция аралыгына, шәмәхә кара белән зур бер төртке төртеп куйган булды. Чама белән Текә Яр әнә шунда, тырнак буе араның кыл уртасындагы шушы нокта урынында булырга тиеш иде. Мәгәр ялгызлык, ташланганлык хисе аңа карап кына үзгәрмәде, тора-бара тәмам чиргә әверелде.

      Ә бит кайчан гына ул билгесез бу ноктага зур эшләр башкарырга ниятләп, канатланып килгән иде. Һәм ул вакытта шушы шыксыз разъезд авылы үзенә бер сөенеч белән, табак-табак сары кояшлары – көнбагыш башлары белән көлеп-елмаеп каршы алды түгелме аны? Хәтта Текә Ярны камап торган кара-кучкыл текә таулар да ул чакта алай бик шыксыз, яман күренмәделәр. Киресенчә, күңелкәйне җилкетеп, иртә-кичен үзләренә әйдәп, дустанә генә сокланып тордылар шикелле. Зәкәрия аларга шундук балаларча гашыйк булды. Килеп урнашуының икенче көнендә үк, олы туганы белән күрешергә ашыккандай ашкынып, шул тауларга менеп китте. Никтер аңа ул вакытта тауларның иң текә кыясына үрмәләү дә җиңел, шатлык кына булган иде бит. Күккә ашып, тау-таш иңнәренә басып, ерак-еракларга төбәлеп, хыялланып басып тору үзенә бер рәхәтлек, ләззәт бирә торган иде.

      Ә хәзер әнә шул таулар, шул кырыс кыялар никтер аның җанын кысрыклый, иркенләп хәрәкәт итәргә ирек бирми сыман. Шулар гына Зәкәриядән бар якты көнне, якты дөньяны каплап, томалап торгандай тоела. Әһ, шулар тотмаса, күптән инде ул бу кар базыннан чыгып киткән булыр иде, күптән инде тормыш кайнап торган зур станциядә яшәр иде. Көненә ничәшәр мәртәбә аның күз алдына килә ич ул такыр таш урамлы, карсыз, чиста юллы, кешеләре һәрдаим базар көндәй гөжләп торган шәһәрчек… Әнә… ул… зур… станция…

      Һәм аның йокылы күз алдына шау-гөр килгән, шәһәрчә купшы киенгән кешеләр тулы шәһәр урамы килеп басты. Тик ни хикмәт: нәкъ урам уртасыннан рельс, шпалларын калкытып, тимер юл үтә икән ич. Станция урамымы соң бу? Һәм нишләп әле бу ачулы йөзле бихисап адәм заты аңа, Зәкәриягә, алга үтәргә ирек бирми, төрле яклап аны кыса, кысрыклый? Һәм нишләп аның булышчысы, бүлекчә бригадирының уң кулы исәпләнгән Карәмәт тә шулар арасында, нишләп ул аннан йөзен яшерә, йөзен чыта әле? Ә-ә, поезд килә икән… Зәкәрия өстенә үк ишелеп килә ул әнә… тизрәк юлдан читкә чыгарга кирәк иде бит… Әнә… инде урам да калтырана… Зур карачкыл тепловоз бөтен нәрсәне томалап алды… Әнә… аның колак төбендә үк, диюдәй авыр пошкырып, «пуф-пуф» килергә кереште… Әйе, ул әнә, ят бер калтырану белән калтырап… юлдан чыкмасаң таптыйм хәзер дип… ажгырып, өскә килә… Инде тәмам колак төбендә үк аның челтер-челтер итеп туктаусыз кыңгырау чыңлатканы ишетелә… ә Зәкәрия нишләптер кузгалып китә алмый азаплана… ни-нәрсәдер аңа сикереп кенә торырга комачаулый иде… Ә теге һаман өскә килә… яман итеп кисәтеп челтери дә челтери…

II

      Җил улавын тыңлый-тыңлый уйга бирелеп яткан һәм йокымсырап киткән Зәкәрия, берөзлексез шылтырау тавышына уянып, бүлмәнең каршы ягындагы эш өстәле янына, телефон аппаратына ташланды. Әйе, бүлмәдә телефон тавышы, ә урамда, казарма стенасы буйлап кына беренче юлдан авыр йөк төягән составның көйле генә гүләп, тәгәрмәчләрен текердәтеп китеп баруы ишетелеп тора икән ләбаса.

      Менә вагон тәгәрмәчләренең

Скачать книгу