ТОП просматриваемых книг сайта:
Матурлык. Амирхан Еники
Читать онлайн.Название Матурлык
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03832-4
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная русская литература
Издательство Татарское книжное издательство
Ләкин аның шулай тыштан бик игътибарлы булып, һәр теләгемне үтәргә әзер торып минем арттан ухаживать итүендә үзен миңа өйләнәчәк егет итеп танытырга тырышуы бик нык сизелә иде. Ә бу нәрсә мине, ничектер, бәйли, үземчә табигый булырга ирек бирми иде. Мин онытылып көлә дә, телемә килгәнне туп-туры гына әйтеп бирә дә алмый идем. Нигә инде гадирәк, якынрак, җылырак булмаска? Мин дә бит аңа канат астына керергә торган чебеш кебек елыша, якыная төшәр идем, җылыныр идем, йөрәгемдәге әлеге боз да, бәлкем, эрер иде. Юк шул, юк!.. Баш бик текә, иелеп күзләремә карарга иренә.
Шуның өстенә аның сүзсез генә миннән җавап көтеп йөрүе, ә минем шуны гел белеп торуым мине һәрвакытта киеренке бер хәлдә тота иде. Нигә ул сорамый, нигә шул хакта сүз ачмый, үзенчә мине ирексезләргә теләмиме? Болай үз иркемә куйса бит ул, ихтимал, беркайчан да минем җавабымны көтеп ала алмас.
Хәтта мәхәббәт турында сөйләшү дә безнең арада булмый иде. Гүя аның өчен бер сөйләшү белән хәл ителгән мәсьәлә иде ул, яңадан кабатлап торуның кирәге юк. Аның миңа өйләнәсе килә, ул шуны ярату дип белә… Ә миңа килгәндә инде, ул мине яраткач, мин дә аны, һичшиксез, яратырга тиешмен дип уйлый иде, күрәсең…
Шулай итеп, айдан артык вакыт үтеп китә. Без һаман йөрибез. Йөргән саен, без кешеләр күзенә генә түгел, ничектер үз-үзебезгә дә вәгъдәләшкән кыз белән егет шикелле булып күренәбез, ә минем исә һаман әле соңгы сүземне әйтә алганым юк. Ахырда бу хәл аны борчый башлады булса кирәк, бер кичне ул миңа ярым шаярту белән:
– Зөһрә, мин бит сезнең приговорыгызны көтәм, әллә оныттыгызмы? – диде.
– Юк, онытканым юк, – дидем мин.
– Алайса, нигә сузасыз, в чём дело?
– Җавабым әзер түгел…
Ул бик гаҗәпләнеп иңбашларын җыерды һәм: «Странно!» – дип куйды. Йөзе аның караңгыланып китте, иреннәрен тагын да кыса төшеп, ул шактый вакыт сүзсез калып торды. Үз теләгенә җиңел ирешеп өйрәнгән кеше өчен минем бу хәтле «сузуым» белән килешүе, чыннан да, авыр иде, ахрысы. Шул ук вакытта мине ихтыярсызларга да ярамый – менә бит ул ничек! Мин хәтта аны бер мәлгә кызганып та куйган кебек булдым.
Аннары ул, кашларын җыерып, җитди итеп, ләкин тавышын ничек тә йомшартырга тырышып, миңа болай диде:
– Зөһрә, дорогая, сез мине газапламагыз. Мин билгесез положениедә булуны яратмыйм… Это очень тяжело!.. Ни әйтсәгез дә, тиз арада окончательно өзеп әйтегез. Прошу! Ярыймы?
Мин «ярый» дип вәгъдә бирдем.
Шуннан соң мин үзем дә уйлана башладым: чынлап та, нигә мин